

Борын-борын заманда, күп дигәндә 20-25 ел элек, авылда су буйлары, ишек аллары кош-корт тавышыннан гөрләп тора иде. Тегендә үрдәкләр бакылдый, монда казлар каңгылдый. Йомырка салган саен кыткылдаган тавыгы белән аннан уздырып кычкырган әтәчен әйтәсе дә юк. Ә бүген... Ә бүген лапасында канатларын җилпеп кычкырган әтәчне дә “кычкырма инде, төлке ишетә бит” дип тыялар...
Соңгы елларда авылларга төлкеләр һөҗүм итүе ешайганна-ешая. “Шуның кадәр казымны буып ташлады”, “фәлән кадәр бройлерымны ботарлады”, “үрдәгемне юк итте”, “тавыксыз калдым”, – дип зар елый халык. Хәләл көчен куеп “өф” итеп, карга-козгыннан саклап үстергән кош-кортыннан бер төндә йоннар гына торып калгач, елар да шул!
Аның төлкесе дә заманына күрәдер инде. Элек бу кадәр әрсез түгел иде. Оятсызларча авыл урамнарында чабышып, кош-кортларга ташланмыйлар иде алар. Ә хәзер көн дип тормыйлар, төн димиләр...
Илеш районы Дөмәй авылында да быел төлкедән зыян күрүчеләр нык күп.
– Элек анда-монда төлке күреп калсак, и, бигрәк сылу инде дип, сокланып китә идек. Күрсәттеләр сылулыкларын! Авыл халкының үзәгенә үткән проблемага әйләнде төлкеләр. Ике метрлы койманы сикереп, бер метрлы фундаментны чокып керәләр. Кемнең – 15, кемнең 30 тавыгын кырып чыгып китте. Урам арасыннан икешәр баласын ияртеп үтәләр. Авыллар арасындагы юлларда йөгереп чыгып, машина астына керәләр. Район үзәге Югары Яркәйгә барып җиткәнче басу өстендә унар төлке күргән чаклар бар. Төлке басты.
Халык ах-зар елап миңа килә. Ә мин нишли алам? Авыл эчендә атарга ярамый. Авылдан читтә дә атар өчен аучының кулында рәсми рөхсәте булырга тиеш. Ул рөхсәтне теләсә кайсы вакытта алдың да чыгып аттың түгел. Законга ярашлы ау вакыты билгеләнә. Аңлавымча, төлкегә ау 28 марттан тыелган һәм 15 сентябрьдән соң гына рөхсәт ителәчәк. Авылда аучы да юк бит әле ул. Төлкегә: “Син шунда гына көтеп тор, хәзер аучы чакыртам”, – дип булмый. Рөхсәт алган аучылар да вакытын һәм патронын бер кирәксез төлке атып әрәм итәргә телиме-юкмы әле, – ди Дөмәй авылы биләмәсе башлыгы Энҗе Кашфуллина.
Әйе, акча түләп алган йодрык кадәрле чебешне суяр дәрәҗәгә җиткергәндә төлке кырганын, авылдашларының әтәч һәм тавыкларын арбага төяп, үләт базына илтеп салганын тыныч кына карап та тора алмый ул. Зарлана торгач, охотсоюз вәкилен җибәрүләренә ирешкән. Авыл халкы белән клубта җыелышып сөйләшкәннәр.“Гариза языгыз, фото һәм видео дәлилләр җыеп безгә китерегез” дигәннәр аларга. Бүген Дөмәй халкы факт җыю белән мәшгуль.
–Бар миндә аның видеосы, – ди зыян күргән Альбина Кашапова. – Беренче тапкыр төлке кергәч, видеокамера куйдырган идем. Авызына тавык кабып чыгып китеп барганы ап-ачык күренеп тора. Гариза белән тапшырдым. Ни булып бетәр, белмим. Беренче ел гына газапланмый бит авыл халкы. Моңарчы абзарда сыерым бар иде. Әллә шуннан куркып килмәгән... Менә быел ике тапкыр кереп, 40 тавыгымны тезеп салды. Абзарга керәсе дә килми хәзер. Элек бидрә тутырып йомырка алып керә идем. Хәзер күп дигәндә өчәү-дүртәү...
Ни өчен мал абзарын да “сарай”, хан сараен да “сарай” дип атыйлар икән дип уйлаганыгыз юк идеме? Менә хәзер икесен тигезләр чак җиткән, ахрысы. Абзарларга биек койма тоталар, өсләренә тимерчыбык сузалар, яртышар метр тирәнлектәге фундаментка утырталар, тәрәзәләрен бикләп куялар... Хәзер “тавык кетәклеге” кимсетеп әйтелгән сүз булмас, ә чын мәгънәсендә сарай, хәтта крепостька әйләнер, мөгаен.
Көлкесен көлке, ә менә төлкене уйласаң бер дә көләсе килми.
Алар бит кош-кортка гына түгел, ә малларга (ике сарыкка ташланганнар), эт-песигә, хәтта кеше тормышына да зур куркыныч тудыра. Төлкеләр корчангы, бруцеллез, йогышлы тире авырулары, талпан инцефалиты таратучы булып тора. Котыру чире турында әйтеп торасы да түгел.
–Төлке күрсәк, койманың икенче ягына кереп качабыз. Кем белә, бәлки ул чирледер? Үзеңне тешләп кенә калмас, чир йоктырып, гаиләңне харап итәр. Менә хәзер мәктәптә уку башлана. Балалар үзләре генә йөриячәк бит, –дип борчыла авыл халкы.
Кемдер кыргый хайваннарның торак пунктларына якынаюын басуларда салам эскертләре кимү белән бәйли. Аның астында ваграк ерткычларга азык – тычканнар күп булган. Хәзер салам өемнәрен ферма яннарына китереп ташлыйлар. Шуңа төлкеләр дә авылга якыная, диләр. Кемдер урманнарның күпләп януы, рәттән киселүе белән бәйли моны. Авылларның “картаюы” да сәбәпләр исемлегендә соңгы урында тормыйдыр. Авылда эт асраучылар юк диярлек. Гомумән, ташландык ихаталар күбәя. Йортын сүтсәләр дә, абзар-курасы, җимеш агачлары булган бакчалары кала бит. Кыргый хайваннар шунда килеп оялыйлар да инде.
Әлбәттә, бер караганда, алар да җан ияләре. Яшәргә, үрчергә хокуклары бар. Ә авызындагы тешләре һәм тәпиләрендәге тырнакларыннан башка үзләрен яклар чаралары юк. Урманнарны кисеп, төзелешләр башлап, яшәгән җирләреннән кысрыклап чыгарганга алар гаепле түгел. Ләкин авыл халкының да гаебе юк бит. Су буйларына кондыз хуҗа, утарларны төлке талый...
Үз хуҗалыгында күкәй салырлык тавык та асрый алмаса, авыл кешесе нәрсә ашап яшәр? Хайваннарны, үсемлекләрне Кызыл китапка кертеп саклыйбыз да ул, авылны нинди китапларга кертеп сакларга соң?..
Эльмира Ибраһимова.