Бүген, 10 августта, эфирның төп темасы төбәктәге давыл нәтиҗәләрен бетерүгә багышланды. Студиядә Башкортстан Республикасы торак - коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Плотников һәм Башкортстан электр челтәре компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Марат Бикбаев.
- Башкортстанда ягулык белән бәйле хәлләр торышы нинди?
- БПЛА һөҗүме куркынычы булуга карамастан, вәзгыять тигезләнә, кичкә бензовозлар заправкаларда булачак.
-Давыл районнардагы вәзгыятькә ничек тәэсир итте?
-Хезмәтләр штатлы эшләде. Территорияләр өчен җаваплы оешмалар да яхшы эшләде. Урыны белән яңгыр сулары ташу күзәтелде, шулай ук күпфатирлы йортның 100 квадрат метр чамасы мәйданда түбәсе кубуы теркәлде.
-Давылдан соң электр энергиясе белән хәлләр ничек тора?
-Берничә районда күк күкрәгән вакытта ут сүнде. Хәл-вакыйгалар торышы катлаулы, ләкин контрольдә тотыла. Бөтен система штатлы эшләде. Бары тик 11 очракта гына тышкы йогынты аркасында электр энергиясе сүндерелде - нигездә электр чыбыкларының чуалуы, ботакларның сынып төшүе аркасында.
-Салават районында универмаг түбәсен җил алып ташлаган?
-Биредә территория җыештырылган инде, ремонт бригадасы тиздән килеп җитәчәк. Гомумән, район буенча зур зыян юк, локаль рәвештә түбәне Малоязда гына алып киткән.
-Давыл вакытында туристларга нишләргә?
-Куркынычсызлык чараларын үтәргә, агачлар астына качмаска кирәк. Салават районында давыл вакытында йәзү төркемнәре арасында бернинди һәлакәтләр дә булмады.
-Стихия аркасында яктылык өзелгәндә, халыкка нишләргә?
-Халыкка 112 номерына яки диспетчерлык хезмәтенә сигнал бирергә кирәк.
-Ә электр челтәре компанияләре алдан ничек эшли?
-Яшенле чорга әзерлек чаралары комплексы бар. Бөтен автоматика тикшерелә, сезон башына челтәрләр әзерләнеп килә. Мәсәлән, кичә автоматика 79 сүндерүне булдырмый калды.
-Ә Уфа турында ни әйтерсез? Ни өчен кайбер территорияләрне су баскан?
-Мизгелдә бик зур күләмдә су төште, ваннадагы сыман принцип эшләде. Су акрынлап китә, шуннан соң коммуналь хезмәтләр чүп-чар һәм ком җыюга чыга. Шул ук вакытта шәһәрнең югары өлешендә ливневкалар үз бурычын үти алды. Әгәр Сез су баскан җирләрне күрсәгез - шәһәр буйлап йөрмәвегез яхшырак, су баскан җирләрне урап узу яхшырак. Мондый көчле яңгырларда ливневкалар суны үткәреп өлгерә алмый, өстәвенә алар көчле җил вакытында коелган яфраклар белән чүпләнәләр.
-Су басу челтәр җиһазлары өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?
-Кабельләрнең 90% ы җир астында ята. Шәһәрдә кисәтүсез җир казучы "кара казучылар" зур куркыныч тудыра. Бу кабельләргә зыян китерергә мөмкин, шулай ук гомер өчен куркыныч тудыра.
-СНТ да электр белән тәэмин итү буенча эшләр ничек?
-Нигездә электр белән тәэмин итү СНТ балансында тора, аларны куллану белән ширкәт үзе шөгыльләнә. Ягъни челтәр өзелгән очракта барысы да бакчачыларның үзләре төзәттерә.
-Ауган агачлар өчен кем җаваплы?
-Әгәр милекче агач аву вакытында зыян күргән икән, аңа ГАИ чакыртырга, вакыйганы теркәтергә һәм алга таба җаваплы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-Агачлар ник ава?
-Визуаль яктан барлык агачлар да тере. Ләкин кечкенә генә куыш яки ярык булса, ул чынлыкта сәламәт түгел булып чыга. Көчле җил булганда ул ава.
-Агачлар чыбыкларны өзгәндә, Уфада ниләр була?
-Тышкы чыбыклар, кагыйдә буларак, "Уфагорсвет"ка карый. Предприятие белгечләре зарарланган участокта утны торгызу буенча оператив чаралар күрә. Әлбәттә, агач вакыйга урыныннан алып ташлана.