Көнүзәк
20 Июля , 12:43

Бүген ягулык базарында хәлләр ничек тора?

БСТ телеканалында Башкортстанның ягулык базарында хәлләр торышы буенча көндәлек брифинглар сериясе дәвам итә.

Бүген ягулык базарында хәлләр ничек тора?Бүген ягулык базарында хәлләр ничек тора?
Бүген ягулык базарында хәлләр ничек тора?
Республика оперштабының эше актив дәвам итә, ул тәүлек буе ягулык салу станцияләрендәге чиратларны һәм аларда бензин булуын күзәтеп тора. Хәзерге вакытта хәлләр торышы ничек? Бу хакта БСТ телеканалы тармакның әйдәп баручы экспертлары белән әңгәмә корды. Студиягә Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин һәм Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Климин килгән иде.
 
-Яллардан соң киеренкелек артмадымы?
 
-Вәзгыять катлаулы, ләкин контрольдә тотыла. Кайбер районнарда вәзгыять кискен булды, әмма бензовозлар заправкаларга кадәр барып җитте: мәсәлән, Аскын районына бензовоз якшәмбе көнне килде. Якшәмбе 18:00 сәгатьтә Уфада чиратта 1351 машина булган. Хәзер чират 972 автомобильдән тора. Ягулыкка ихтыяҗ элеккечә саклана. Кызганычка каршы, Русия ягулык биржасында кайбер кече компанияләр ягулык сатып ала алмыйлар. Төп йөк эре челтәр заправкаларына төште.
 
- Вак заправкалар белән нәрсә булыр?
 
-Алар заводлардан түгел, ә трейдерлардан сатып ала. Һәрвакытта да алу мөмкинлеге юк, бәясе дә шуңа ярашлы. Узган атнада бәя литры өчен 140 сум иде. Бу шартларда алар продукцияне сатып алу бәясеннән чыгып сатарга мәҗбүр. Шушы көннәрдә Федераль салым хезмәте идарәсендә киңәшмә узды, анда кече АЗСларда бәяләрне аеруча җентекләп күзәтү турында карар кабул ителде, әмма  әлегә кисәтүләр юк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк - заправкаларда мондый югары бәядән бензин юк, мондый бәядән базардагы компанияләргә тәкъдим ителә. Әле Башкортстан буенча уртача бәяләр Идел буендагы дәрәҗәдә һәм, Русия буенча алганда, түбәнрәк тора. 
 
-Ни өчен ягулык микъдарын ягулык заправкасында тулысынча беткәнче шунда ук көйләргә ярамый?
 
-Безнең эре нефть компанияләре "табиб" ролендә чыгыш ясыйлар. Ягулык китерү - тиз процесс түгел. Тутыруны, ташуны исәпкә алырга кирәк.
 

"БашНьюс" сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас