

Башкортстанда бензинга бәйле хәл янә кискенләшә башлады. Инде тынычландык дигәндә, янә заправкаларда су буе чиратлар барлыкка килде. Водительләр бензин юклыкка, булган очракта, бик озак чиратта утырырга кирәклегенә зарланды.
Бу уңайдан Республика белән идарә үзәге БСТда чираттагы брифингны оештырды. Анда республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова көнүзәк сорауларга җавап бирде.
Әле бензинга бәйле хәл ничек? Салаватка һөҗүм хәлгә йогынты ясаячакмы?
– Төбәк җитештерү куәтләрен артыгы белән тәэмин итә. Хәзер халыкка тынычланырга һәм шау-шуның үтүен көтәргә кирәк. Бүген Салаваттагы предприятие һөҗүмгә дучар булды, БПЛА бәреп төшерелде.
Коммуналь техника ягулык белән ничек тәэмин ителә?
– Коммуналь техника исемлеге төзелеп, “Башнефть”кә җибәрелде. Алар гамәлдәге лимитлар кысаларында кирәкле күләмдә ягулык ала. Шул исәптән иртән иртүк тә ягулык салалар. Мондый хәл Уфада гына түгел, тоташ республикада. Авария хезмәтләре якындагы заправкаларны да сайлый.
Ни өчен чиратлар яңадан барлыкка килде?
– Төбәктә эре һәм зур булмаган челтәрләр бар. Эреләре үз заводлары белән эшләсә, вак челтәрләр ягулыкны биржада сатып ала. Биржада ягулык сатып алуда кыенлыклар бар, шуңа күрә вак АЗСларның 20 проценты эшләми. Йөкләнеш эре ягулык станцияләренә төште. Өстәвенә, кайвакыт безнең төбәккә башка төбәкләрдән водительләр килә, чөнки Башкортстанда ягулык белән хәл яхшырак. Һәм соңгы момент – ыгы-зыгылы ихтыяҗ. Канистралар тыелгач, кешеләр үзләрен тынычрак тота башлады. Хәзер еш кына ягулык салу станциясендә һәр икенче чек кире кайтарыла. Чөнки эш шунда: мәсәлән, водитель 30 литр сорый, ләкин 20 литр гына сыйган булып чыга. Бу вакытны ала.
Коммуналь хезмәткәрләр өчен печән чабу мәсьәләсе ничек хәл ителә?
– Идарәче компанияләрнең аерым ягулык салына торган машиналары исемлеге бар. Аннары триммерларга ягулык салалар. Әле печән чабуда зур өзеклекләр юк.
Уфа-Стәрлетамак трассасында ягулык тутырып буламы?
– Традиция буенча бу трассада проблемалар күзәтелә. Стәрлетамакта хәлләр әйбәт, Мәләвез һәм Авыргазы районнарында – яхшы түгел. Районда эре челтәрләр булса – хәл тотрыклы. Ә вак заправкалар гына булса – катлаулырак. Хакимият вак заправкалар җитәкчеләренә җаваплырак булырга киңәш итә.
Ягулык ничек бүленә?
– Бу мәсьәләләр аерым хәл ителә. Мәсәлән, “Уфаойл” компаниясенә кирәкле контрактлар төзергә ярдәм иттеләр, әмма алга таба ягулык бүлү мәсьәләсен җитәкчелек үзаллы хәл итәргә тиеш.
М-12 трассасында хәлләр ничек?
– Трассаның Башкортстандагы участогы буенча хәл тотрыклы, монда проблемалар юк.
Ни өчен “Башнефть”тә таблода 95нче бензин юк дип язмыйлар?
– Власть дәгъваның дөрес булуын таный, бу мәсьәләне хәзер компания җитәкчелеге белән хәл итәләр. Һәр урында үз сәбәбе бар – кайдадыр персоналның арыганлыгына, кайдадыр таблоның өзеклегенә бәйле. Әмма, барлык факторларга карамастан, хакимият бу мәсьәләне ачыклаячак.
Ни өчен 95нче бензин белән проблемалар бар?
– Эш шунда ки, 92нче бензинны эшләп чыгару җиңелрәк. Хәл 2-3 көн эчендә тотрыклана башлар дип көтелә. Беренче чиратта проблема Уфа, Стәрлетамак кебек зур шәһәрләрдә, аннары тоташ республика буенча хәл ителәчәк.