Көнүзәк
14 Июля , 13:28

Коммуналь техникага ягулык җитәме?

Бу сорауга коммуналь хуҗалык министры җавап биргән. 

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова ягулык белән бәйле хәлнең коммуналь хезмәтләр эшенә йогынты ясамавын хәбәр итте. Бу хакта ул бензин мәсьәләсенә багышланган брифингта аңлатты.

Министр әйтүенчә, ягулык белән проблемалар барлыкка килә башлаганда ук муниципалитетлар карамагында булган коммуналь, аварияле хәлләргә чыгучы техника һәм чүп ташу машиналары исемлеге төзелгән. Исемлек әлеге техникаларга ягулыкны беренче чиратта салуны тәэмин итү өчен “Башнефть”кә җибәрелгән.

– Кайсыбер заправкаларда аерым колонкалар билгеләнгән. Кайдадыр иртән үк, гади халык әле йоклаганда, коммуналь техника килә, һәм булган лимитлар кысаларында кирәкле күләмдә ягулык тутыра, – дип аңлатты Ирина Голованова.

Ә кайсыбер урыннарда резерв ягулык булдырылган.

– Мәсәлән, “Уфаводоканал” компаниясе күп санлы авария участокларын ремонтлауны тәэмин итә, шуңа ул үз резервын булдырган һәм вакыт-вакыт аны тулыландыра. Бик кирәк була калганда, шул күләмнән резерв ягулык ала, – ди спикер.

Шулай итеп, министр сүзләренчә, коммуналь техниканы ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсе муниципалитетларның контролендә тотыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас