Көнүзәк
13 Июля , 05:06

Ишембай районындагы Верхотор тарихи авылы туристлар картасында яңача ачылды

Ишембай районында 1759 елда нигез салынган элеккеге Верхотор бакыр эретү заводы тирәсендәге иҗтимагый киңлекне төзекләндерү буенча "Верхотор - театр времен" масштаблы проектын тормышка ашырганнар. Верхотор авылы халкы инициативасы 2023нче елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасының кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты.

Ишембай районындагы Верхотор тарихи авылы туристлар картасында яңача ачылдыИшембай районындагы Верхотор тарихи авылы туристлар картасында яңача ачылды
Ишембай районындагы Верхотор тарихи авылы туристлар картасында яңача ачылды

Проект өстендә Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты һәм AHMADULLIN ARCHITECTS архитектура бюросы эшләде. Аны ике этапта – 2024 һәм 2025нче елларда гамәлгә ашырдылар. Гомуми финанслау 346,4 миллион сум тәшкил иткән, шулардан федераль грант суммасы – 65,8 миллион сумны тәшкил итә.

Завод мәйданында визит-үзәк һәм Казан Богородица чиркәвенә караган күзәтү мәйданчыгы җиһазландырылган. Килүчеләр өчен шулай ук булдырылган, скейтлар өчен мәйданчыкны да кертеп, заманча уен һәм спорт зоналары булдырдылар. Верхотор буасы пляжында пирслы зона төзекләндерелгән, шезлонглар һәм эскәмияләр, кофейнялы павильон урнаштырылган. Паркның вакыйгалар өлешен һәм буаның яр буйларын пандус күпере тоташтыра.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бакыр» тау-завод цивилизациясе фестивалендә иҗтимагый киңлекне карап чыкканда, әлеге проект территориянең тарихи кыйммәтен саклап калырга һәм Ишембай районының туристлык җәлеп итүчәнлеген үстерүгә көчле этәргеч бирде, дип ассызыклады.

 - Бу урын Башкортстаннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән туристларны җәлеп итү ноктасы булыр, дип өметләнәм. Без монда җаныбызны, компетенцияләребезне салдык. Шуңа күрә бирегә килүчеләр республикабызның гаҗәеп тарихына кагылсыннар иде, - дип бәян итте Радий Фәрит улы. - Биредә мультифункциональ тарих килеп чыкты-теләсә кайсы кеше бирегә бөтен гаиләсе белән килеп, вакытын уңайлы уздыра ала. Ә 10 минутлык юлның бер ноктасында Воскресенск заводы урнашкан, без аны тәртипкә китердек инде. Анда да туристлык ягыннан гаҗәеп бер матур урын. Мин үзем балаларымны монда алып килергә һәм аларга бу территориянең тарихы турында сөйләргә ниятлим. Чөнки бу проект, туристлык максатыннан тыш, үзендә агарту миссиясен дә колчлый.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Ишембай районындагы Верхотор тарихи авылы туристлар картасында яңача ачылды
Ишембай районындагы Верхотор тарихи авылы туристлар картасында яңача ачылды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас