Көнүзәк
4 Июля , 05:30

Радий Хәбиров Дүртөйледәге Иванай бакчасын төзекләндерү барышын карады

Дүртөйледә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Иванай бакчасы" иҗтимагый территориясен төзекләндерү барышы белән танышты. Әлеге башлангыч «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.

Радий Хәбиров Дүртөйледәге Иванай бакчасын төзекләндерү барышын карадыРадий Хәбиров Дүртөйледәге Иванай бакчасын төзекләндерү барышын карады
Радий Хәбиров Дүртөйледәге Иванай бакчасын төзекләндерү барышын карады

Иванай алма бакчасы Агыйдел елгасы буенда урнашкан һәм Дүртөйледә төп истәлекле урыннарның берсе санала. Аңа 1950 елларда Иванай авылында нигез салганнар, соңрак ул шәһәр составына кергән.

Төзекләндерү эшләре 2026 һәм 2027 еллар дәвамында ике этапта башкарыла. Реконструкциягә федераль, республика һәм урындагы бюджетлардан 193 млн сумнан артык акча, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан акча юнәлтелгән.

Бакча территориясендә җәяү йөрү маршрутлары булдырырга, буа һәм яр буйларын төзекләндерергә, пирслар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, су янында ял итү урыннары һәм вакыйгалар зонасы булдырырга планлаштыралар. Монда шулай ук инженерлык челтәрләрен яңарталар, заманча яктырту һәм видеокүзәтү системасын урнаштыралар, өстәмә яшелләндерү үткәрәләр.

Төзүчеләр территорияне чистартуны төгәлләгән инде, вертикаль планлаштыру башкарылган диярлек, юллар, спорт мәйданчыклары һәм тротуарлар өчен нигез салуны дәвам итәләр.

Радий Фәрит улы белдереп үтүенчә, Дүртөйле уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында беренче тапкыр гына җиңми.

- Һәр шундый уңыш – финанслау да, иҗат өчен дә киңлек тә ул. Минем карашка, шуның аркасында шәһәр үзе дә, бөтен район да үзгәрә. Киләсе елда бакчаны яңартып бетерәчәкбез, Дүртөйле халкы ял итәрлек урын булачак, - дип бәян итте төбәк җитәкчесе. - Киләсе конкурста катнашу өчен республика тагын 12 гариза җибәрде. Биредә безнең шәһәрләрне үстерү институты аерым роль уйный - ул чын иҗади локомотив булып тора, бик актив эш алып бара.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Радий Хәбиров Дүртөйледәге Иванай бакчасын төзекләндерү барышын карады
Радий Хәбиров Дүртөйледәге Иванай бакчасын төзекләндерү барышын карады
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас