

Бензин проблемасы шулкадәр куерды ки, хәтта узган ялларда ил башлыгы Владимир Путин махсус киңәшмә җыйды.
Эчке базарда ягулык мәсьәләсе турында сөйләшүдә ул запастан алынган бензинны да исәпләсәк, ягулык узган ел дәрәҗәсенә тигез диярлек, диде. Кимү бар, әмма нибары 4 процентка гына, дип билгеләде Путин.
Энергетика министрлыгы белешмәсе буенча, хәзерге вакытта бензин запасы 1,7 миллион тонна тәшкил итә, бу узган елның шул ук чорындагы күләмгә туры килә диярлек. Моннан тыш, бензин һәм авиакеросин экспортына вакытлыча тулысынча тыю кертелде. Дизель ягулыгын читкә чыгаруны да туктатып тормакчылар. Барлык нефть эшкәртү заводларында мөмкин кадәр куәтләрне арттырганнар, ремонт срокларын кыскартканнар, планлы ремонтларны соңрак вакытка күчергәннәр. Вице-премьер Александр Новак сүзләренчә, эчке базарда балансны саклау өчен чит илдән ягулык кертү дә карала.
Бензин шау-шуы буш урында килеп тумады. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты һәм Милли энергетика хәвефсезлеге фонды эксперты Игорь Юшков аңлатуынча, ягулык җитмәү сәбәбләренең берсе – кайсыбер нефть заводлары БПЛА һөҗүмнәреннән соң ремонтта булды. Шуңа илдә ягулык җитештерү күләмнәре кимеде. Моннан тыш, җәйге чорда, отпуск вакытларында ягулык куллану күләме, гадәттәгечә, арта. Өченчесе, әлбәттә – ажиотаж.
Милли энергетика институты генераль директоры урынбасары Александр Фролов сүзләренчә, меңләгән кешеләрнең берьюлы АЗСларга ябырылуы логистика өчен зур кыенлыклар тудырды. “Башта карабодай, аннары бәдрәф кәгазе, хәзер бензин – бер үк сценарий. Кешеләр гадәти әйберләрсез калудан курка, шуңа кирәк булганнан күбрәк сатып алырга йөгерәләр. Бу – психология”, – ди ул.
Шул ук вакытта бензин ыгы-зыгысы туган төбәкләр саны арта бара. Июнь ахырында Русиянең 30дан артык төбәгендә ягулык сатуга чикләүләр кертелгән иде.