

Соңгы көннәрдә бензин проблемага әйләнде. АЗСларда ягулык җитешмәве яисә бөтенләй булмавы водительләр арасында ыгы-зыгы тудырды: күпләр бензинны запас белән алып калу җаен табарга тырышты. Нәтиҗәдә, кайсыбер кибетләрдә күз ачып йомган арада канистрлар сатылып бетте...
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең бүгенге оператив киңәшмәсендә бу мәсьәләгә аерым тукталды. АЗСларга ягулык җибәрүне арттырдык һәм барлык профильле предприятиеләр интенсив режимда эшли, дип хәбәр итте ул.
– Монда логистикага бәйле сораулар да бар. Бездә “Башнефть”нең ике йөздән артык АЗСы эшли һәм тагын шәхси станцияләр бар. Кайсыбер районнарда “Башнефть” АЗСлары юк, һәм аларда барысы да шәхси станцияләргә таяна. Ә алар зур түгел һәм, ягулык сатып алу мөмкинлекләре булмау сәбәпле, тоташ бер район бензинсыз кала, мондый хәлләргә юл куярга ярамый, – дип белдерде төбәк җитәкчесе һәм хөкүмәткә “бар энергиясен салып” мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты.
Аның әйтүенчә, кемдер кешеләрне тәнкыйтьләргә, бензинны канистраларга да тутыралар дип, бәланы аларга япсырырга тырыша.
– Бурыч – нормаль логистика оештыру. Канистралар белән проблема бар, ләкин ул хәл иткеч роль уйнамый. Без ягулыкны канистраларга агызуны тыю турында карар кабул иттек, һәм мин аны үтәүләрен сорыйм. Ажиотажны бетерергә кирәк, ул нык комачаулый. Нефть эшкәртү заводларыннан ягулык җибәрүне арттырдык, шуңа шау-шу дулкынының бераз кими башлавын күрәбез. Әмма бар да яхшы булган ноктага ирештек дип әйтеп булмый әле, – диде Радий Хәбиров.
Ул республиканың шәһәр һәм район җитәкчеләренә бензинны канистраларга җибәрүне тыю турындагы йөкләмәнең һәм АЗСта кертелгән нормаларның үтәлешен шәхсән күзәтергә кушты.
Төбәкнең сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев әйтүенчә, Башкортстан АЗСларында бер машинага 30 литрга кадәр генә бензин салырга мөмкин. Коммуналь һәм гадәттән тыш хезмәтләр, балалар учреждениеләре, килешү буенча эшләүче компанияләр ягулыкны чикләүләрсез ала. Канистралар һәм башка өстәмә савытларга бензин салу әлегә тыела.
Сезнең якларда бензинга бәйле хәлләр ничек?