

Республика башлыгы фольклориадада катнашучыларга һәм оештыручыларга, балаларда халык мәдәниятен чын күңелдән ярату тәрбияләгән ата-аналарга һәм педагогларга рәхмәтен белдерде.
– Сез безгә искиткеч бәйрәм бүләк иттегез һәм тагын бер тапкыр безнең нинди якты һәм күпкырлы традицияләребезне, нинди матур илебезне күрсәттегез, - дип бәян итте Радий Фәрит улы. - Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга Уфада фольклориада уздыру турындагы карар өчен ихлас рәхмәт сүзләре. Безнең өчен бу бик зур дәрәҗә. Һәм, әлбәттә, Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йортына фестивальне әзерләүдә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт. Бергәләп без бөтен Русиядән килгән балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, яңа дуслар табу һәм Башкортстан турында җылы истәлекләрне саклап калу өчен яхшы шартлар тудырдык.
Төбәк җитәкчесе Башкорт дәүләт курчак театры артисты Айрат Әхмәтшинга «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын, шулай ук фольклориаданы оештыруга зур өлеше керткәннәргә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фестивальдә катнашучыларга Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова мөрәҗәгать итте.
- Халык мәдәниятен саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Педагогларга һәм ата-аналарга үсеп килүче буынны бөек илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләүләре өчен рәхмәт, - диде Тамара Пуртова. – Без Уфага килүебездән бик көчле тәэсирләр алдык һәм бергәләп Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка рәхмәт әйтәбез.
Тантана азагында республика Башлыгы һәм Поленов исемендәге халык иҗаты йорты директоры яшь талантларга фестивальдә катнашучыларның дипломнарын тапшырдылар.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.