Көнүзәк
9 Июня , 04:19

“Иң мөһиме – һәйкәлләрне җимерүгә юл куймау”

Илдә мәдәни мирас объектларын тизрәк ремонтлау бурычы куела. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Русия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында мәдәни мирас объектларын тизрәк ремонтларга кирәклегенә басым ясады.

Аның сүзләренчә, мондый объектларны хуҗалык әйләнешенә кайтарырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк. Бу туризм үсеше өчен аеруча мөһим.

Башкортстанда 5,5 меңнән артык мәдәни мирас объекты бар: алар – тарихи, архитектура, археология һәйкәлләре. Агымдагы атнада республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бу мәдәният һәйкәлләренә күзәтчелекне, аларның торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

“Без аларны хәрабәләрне консервацияләү өчен сакламыйбыз. Тарихи үзәкләр яшәсен, яңартылсын һәм танылсын өчен бу территорияләр үсәргә тиеш”, – диде ул.

Республикада әлеге эшне Башкультнаследие алып бара. Быел мәдәни мирас объектларын саклау буенча эшләргә 12 рөхсәт бирелгән, 3 объектта эшләр кабул ителгән. Тикшерүләр, күчмә тикшерүләр үткәрелә.

“Җитди эш алып барыла, әмма аны тиз алып барып булмый, бу үзенчәлекле эш. Монда иң мөһиме – профессиональ булмаган катнашуларга, вандализмга һәм һәйкәлләрне җимерүгә юл куймау”, – дип кисәтте премьер-министр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас