Көнүзәк
1 Июня , 06:57

“Гәзитнең һәр санын башыннан ахырына кадәр укып чыгам”

Шулай диде “Өмет”тән бүләк откан Фәиз Аллагулов.

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Кем ничектер, әмма минем өчен бүләк алуга караганда аны бирү күңеллерәк. Ә безнең эштә андый мөмкинлек елына, ким дигәндә, ике тапкыр һичшиксез булып тора.

Тел төбемне аңлагансыздыр, мөгаен, бу вакытлы матбугатка язылу белән бәйле. Чөнки һәр кампания тәмамланган саен “Өмет”кә язылучылар арасында бүләк уйнатабыз. “Өмет” белән бергә” уенына, шөкер, квитанцияләр килеп тора. Кайсыбер чакта бүләкләрне таратып чыкканчы инде алдагы язылу кампаниясе башланган була. Таратып дим, чөнки һәркемнең дә бүләген редакциягә килеп алу мөмкинлеге юк, ул очрак та инде үзебез илтеп бирәбез. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты.

Әллә сәгате сукмадымы – Стәрлебаш тарафына юл төшми торды. Алай да майның эссе көннәренең берсендә Ибракай авылында яшәүче укучыбызга бүләген китереп җиткердек.

– Гәзиттә “Өмет” белән бергә” уены турында укыдым да квитанцияне җибәрдем. Бүләк отармын дип уйламаган да идем, – дип каршы алды безне Фәиз Аллагулов.

Ул “Өмет”не инде бик күптәннән алдырып укый. Әмма моңа кадәр уенда бер дә катнашып карамаган.

– Советлар вакытында, “Һәнәк” журналына квитанция җибәреп, бер бүләк откан идем. Аннары район гәзитенә җибәргәләгәнем булды, әмма анда берни дә чыкмады, – диде Фәиз Абдулла улы.

Бу юлы “Өмет”кә беренче яртыеллыкка язылган квитанциясен юллап карарга булган. Насыйп булган ризык теш сындырып керә, диләр. Бүләкләрнең берсе Фәиз абыйга насыйп булган. Бүләге дә нинди бит әле – электр шашлык пешергеч.

– Бу бүләкне балаларга бирермен, алар шатланып кабул итәр. Үзем инде шашлык пешерер яшьтән үттем, – диде ул.

Какча гына гәүдәле, җиңел генә хәрәкәт иткән абзыйга карап, яше шактый олыдыр дип һич уйларлык түгел. Бак дисәң, сугышка кадәр үк туган ул.

– 1939 елның 1 июлендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Шушы авылда туганмын, гомер буе шунда яшәдем, “Стәрле” колхозында механизатор булып эшләдем. Стажым – 52 ел, – ди Фәиз абый.

Үзе тормыш иптәше белән дүрт бала – ике малай, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген өлкәне – Күмертауда, калганнары Стәрлетамакта яшиләр. Кызганычка, иптәше 2022 елда мәрхүм булган.

– Әле берүзем яшим. Балалар атна саен кайтып торалар. Атналап торып китәләр, – дип бәян итте әңгәмәдәшем.

– Ялгыз түгелмен. “Өмет” белән яшим, – дип шаяртып та алды.

Өе дә, бакчасы да, ихата-курасы да тәртиптә Фәиз Абдулла улының. Эш кешесе икәнлеге күренеп тора. Ә озын кичләрне ул кулына гәзит ала.

 – Гәзитегез матур, ошый, һәр санын башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Аеруча тормыштан алынган кыска хикәяләрне укырга яратам, – диде ул.

Безне озатырга чыкканда да:

– Язмышлар турындагы кыска язмалар күбрәк булсын иде, – дигән теләген җиткерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас