

Бүген Уфада Салават Юлаевка һәйкәлне реставрацияләү буенча күзәтчелек советы башланган эшне дәвам итәргә һәм легендар җайдак статуясын бронзадан тергезү мөмкинлеген карарга дигән тәкъдим белдерде.
Совет утырышы Русия сәнгать академиясе президенты Василий Церетели катнашлыгында узды. Совет әгъзалары бертавыштан тавыш бирде.
Русия сәнгать академиясе академигы Александр Мирианашвили әлеге карар тарихи башлангычка туры килә дип ассызыклады. Күзәтчелек советы карамагында Башкорт АССРы Министрлар Советының 1947 елның августандагы карары проекты һәм скульптор Сосланбәк Тавасиевның СССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре комитеты тарафыннан 1946 елның 3 августындагы беркетмә белән расланган проекты бар. Скульпторның һәйкәлне бронзада ясарга ният иткәнлеге турында аның варислары да белдерде.
Әйтергә кирәк: лаборатор нәтиҗәнең соңгысын Мельников исемендәге эретмәләр һәм металларның үзәк фәнни-тикшеренү институты ясады. Документ белән Русия Сәнгать академиясе фондын реставрацияләү буенча директоры Анна Пышта таныштырды. Бу нәтиҗә бәхәсләргә соңгы ноктаны куйды: Салават Юлаев һәйкәлендәге чуен, элек исәпләнгәнчә, бронзаланмаган булган.
Башкультнаследиеның рәсми сайтында “Салават Юлаевка һәйкәл” федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектының техник торышын бәяләү буенча документ урнаштырылачак.