Көнүзәк
27 Мая , 10:30

Форум эшлекле үтәчәк

Уфада Русия нефть-газ химиясе форумы һәм "Газ. Җир мае. Технологияләр" 34 нче халыкара күргәзмә старт алды.  

Форум эшлекле үтәчәкФорум эшлекле үтәчәк
Форум эшлекле үтәчәк

Дүрт көн дәвамында форум кырларында тармакның актуаль проблемалары һәм өр-яңа эшләнмәләр турында фикер алышачаклар. Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы резиденты, Уфа дәүләт нефть техник университеты форумның әйдәп баручы фәнни партнеры һәм 20 дән артык дискуссия һәм түгәрәк өстәл оештыручысы булды.

   - Без гадәттәгечә Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында күпсанлы төрле дискуссия мәйданчыклары уздырабыз. Быелгы үзенчәлек – ягулык-энергетика комплексында санлы технологияләрне, шул исәптән ясалма интеллектны куллану буенча фикер алышуларның шактый өлешне алып торачак, – дип ассызыклады УГНТУ ректоры Олег Баулин.

   Күргәзмәдә УГНТУ галимнәренең эшләнмәләре белән дә танышырга мөмкин. Бу эш «Газпром трансгаз Уфа»компаниясе белән берлектә алып барыла. Әйтик, җир өсте транспортын эксплуатацияләү кафедрасы хезмәткәре Артур Садриев тарафыннан эшләнгән датчик автомобиль техникасының ватылуын двигатель яки редуктор вибрациясен анализлау юлы белән диагностикаларга һәм фаразларга мөмкинлек бирә, башлангыч этапта яшерен дефектларны ачыклый. Быел Система составында «Газпром трансгаз Уфа»автомобильләрендә сынаулар үткәрү планлаштырыла.

   " Газ. Җир мае. Технологияләр» һәм Русия нефть-газ химиясе форумы – нефть тармагының иң зур вакыйгаларының берсе. Быелгы чараларда 270 компания, 10 ил, тармак флагманнары катнаша.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас