2026 ел башыннан Башкортстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 26 очрагы теркәлгән. Гаеплеләргә карата административ чаралар күрелгән инде. Бөрҗән урманчылыгындагы кагыйдәләрне бозу урман янгынына китергән инцидентка аерым игътибар бирелә. Факт буенча административ тикшерү кузгатылган. Хокук бозучыга РФ КоАП 8.32 маддәсенең 4 өлеше нигезендә 1 миллионнан 2 миллион сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, аңа урман фондына китерелгән зыянны тулысынча капларга һәм янгынны сүндерү чыгымнарын капларга кирәк булачак, алар штраф суммасыннан шактый артып китәргә мөмкин.
Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов: "Ташланган шырпы яки сүнмәгән учакның бәясе бүген миллионнарча сумнар белән исәпләнә. Без патрульлек итү санын арттырдык һәм барлык ресурсларны, шул исәптән пилотсыз авиацияне дә кертеп, тәртип бозучыларны ачыклау өчен кулланабыз. Административ штрафлардан тыш, урман үсентеләрен юкка чыгарган өчен РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча да җинаять җаваплылыгы каралган. Урманда ваемсызлык -ул финанс җимерелүгә һәм ирекне югалтуга туры юл".
Узткн еллар статистикасы җәзаның котылгысыз булуын раслый. Әйтик, 2023 елда Дүртөйле урманчылыгында ике урман янгынында гаепле кеше РФ ҖК 261 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тартылган. Аңа дәүләткә зыян һәм янгыннарны сүндерү чыгымнары өчен 1,6 миллион сумнан артык түләргә кушылган. Шундый ук очрак Тирлән урманчылыгында да булган. Анда финанс йөкләмәләренең гомуми суммасы, зыян һәм сүндерү чыгымнарын каплауны да кертеп, 5 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гамәлдәге Административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искә төшерә. Урман янгыннары яисә хокук бозулар ачыкланса, төбәк диспетчерлык хезмәтенең 8-347-218-14-14 телефоны буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.