Көнүзәк
16 Мая , 13:25

Башкортстан делегациясе мәртәбәле «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша

Форум кысаларында «Русия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Русия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына пленар утырышы узды.

Башкортстан делегациясе мәртәбәле «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнашаБашкортстан делегациясе мәртәбәле «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша
Башкортстан делегациясе мәртәбәле «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша

Агымдагы елда дистәләгән илдән сәясәтчеләрне, дипломатларны һәм экспертларны берләштерүче төркем халыклар һәм дәүләтләр арасында ышанычны ныгытуга һәм үзара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең 20 еллыгын билгеләп үтә.

Мәртәбәле кунаклар арасында – Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Русия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов, төркем рәисе киңәшчесе, Русия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Григорий Карасин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Утырышта 100дән артык кеше – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дөнья диннәренең рухи институтлары лидерлары, Русия һәм чит илләрнең, шул исәптән Алжир, Мисыр, Ливия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Тунис, Казахстан, Таҗикстан һәм башка дәүләтләрнең эшлекле һәм фәнни даирәләре вәкилләре катнашты.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте делегациясен Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкләде. Башкортстанның рәсми вәкилләре сыйфатында утырышта республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов һәм төбәк Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре Советы рәисе Азат Фәттахов катнаштылар.

Утырыш Коръән укудан башланды.

Русия Президенты Владимир Путинның сәламләвен чарада катнашучыларга Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин укыды. Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, Русия гасырлар дәвамында төрле халык һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган ил булып кала.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү сүзен республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов укып ишеттерде.

"Башкортстанда 2 миллионнан артык мөселман яши. 2 300 дини берләшмәнең 1 700е - мөселман җәмгыятьләре. Республикада милләтара тынычлык һәм динара татулык гореф-гадәтләрен саклыйлар. Бу - нигездә безнең рухи лидерларның казанышы. Аларның үзара аңлашуы, бер-берсен хөрмәт итүләре, социаль хезмәттә уртак тырышлыклары уртак тынычлык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Безнең республикада дини низаглар булмады һәм булмаячак дип ышанам. Русия һәм Башкортстан көче – күп гасырлык рухи традицияләргә тугрылыкта, төрле халык һәм дин вәкилләренең үзара ихтирамында, дөньяга ачыклыкта", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, республика ислам илләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Башкортстан делегациясе мәртәбәле «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша
Башкортстан делегациясе мәртәбәле «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас