Көнүзәк
15 Мая , 07:30

Белем саклар

Русиядә "Белем. Куркынычсызлык» масштаблы агарту чарасына старт бирелде. Шул ук исемдәге җәмгыять эгидасы астында программа барлык яшьтәгеләр өчен лекцияләр, тренинглар һәм мастер-классларны берләштерәчәк — кече сыйныф укучыларыннан алып олы яшьтәге кешеләргә кадәр.

Белем сакларБелем саклар
Белем саклар

Русиядә "Белем. Куркынычсызлык» масштаблы агарту чарасына старт бирелде. Шул ук исемдәге җәмгыять эгидасы астында программа барлык яшьтәгеләр өчен лекцияләр, тренинглар һәм мастер-классларны берләштерәчәк — кече сыйныф укучыларыннан алып олы яшьтәге кешеләргә кадәр. Төп максат- гражданнарны цифрлы технологияләр чорында янауларны танырга һәм манипуляцияләргә каршы торырга өйрәтү.

Стратегик инициативаны эшләтеп җибәрү турында "Белем. Беренчеләр». РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ассызыклаганча, бүген куркынычсызлык темасы беренче планга чыга. Сүз финанс мошенниклардан яклау турында гына түгел, террорчылыкка, экстремизмга һәм яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә тарту омтылышларына каршы тору турында да бара. Сергей Кириенко борчулы тенденциягә игътибар итте: чит ил дошманнары нәкъ менә Русия балаларына һәм яшүсмерләренә максатчан һөҗүм итәләр, аларны вербовщиклар өчен өстенлекле мишень итәләр.

"Белем.Куркынычсызлык " ике вектор буенча үсәчәк:

Техник блок- хокук саклаучылар, кәрәзле элемтә операторлары һәм IT-платформалар белән мошенниклык схемаларын, законсыз колл-үзәкләрне һәм куркыныч контентны оператив блоклау өчен үзара хезмәттәшлекне көчәйтү.

Агарту блогы - системалы уку курслары булдыру. Фейкларны дөреслектән аерырга, интернетта һәм реаль тормышта манипуляцияләрне танырга, вербовкага каршы торырга һәм психологик тотрыклылыкны сакларга өйрәтәчәк.

Фото: региональное отделение общества «Знание» в РБ.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас