

Әмма чарага үз гаебең белән бара алмаган очраклар да була. Ил хөкүмәте массакүләм мәдәни чараларга һәм тамашаларга билетларны кире кайтаруның кагыйдәләрен билгеләде. Хәзер, үзең авырган очракта һәм гаилә әгъзаларының яки якын туганнарның үлеменә бәйле, билет бәясен чара үтәсе көнне дә тулысынча кире кайтарырга мөмкин.
Нинди генә очрак булмасын, билет өчен түләнгән акчаны кире кайтару өчен, беренче чиратта билет сатылган кассага яки билетлар сатучы агентка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чара оештыручыларга бәйле үткәрелмәсә, аңа 3 көн кала гариза (шуннан да соңрак рөхсәт ителми) һәм документлар комплектын (билет, чек, паспорт күчермәсе) алып килергә кирәк. Башкача акча кире кайтарылмаячак. Акчаны кире кайтару процентлары мәдәният турындагы закон белән көйләнә һәм чара үткәреләсе датага кадәр булган көннәр исәбенә бәйле. Шул рәвешле, билетны чарага ун көн кала тапшырганда, тамашачы билет бәясенең 100 проценты күләмендә акчаны кире кайтара ала. Чара үтәсе көнгә биш көн калганда – 50, өч көн булса – 30 процентка кадәр акчаны кире кайтарып була.
Чарага авырып китү яки якыннарыңны югалту сәбәпле бара алмаганда, тамашачы, чара үтәсе көннән дә соңга калмыйча, оешмага яки билет операторына билетны кире кайтару турында гариза язарга тиеш. Гариза белән бергә билет, электрон чек күчермәсе (билет электрон формада алынса), паспорт күчермәсе һәм авыруны яки үлемне һәм туганлык җепләрен раслаучы документлар кирәк була.
Фото: “Башинформ”.