Көнүзәк
2 Мая , 16:00

Радий Хәбиров Искә алу көнен ничек үткәрүе турында сөйләде-видео

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моннан берничә ел элек республикада гамәлгә куелган Хәтер һәм хөрмәт көнен шәрехләде. Быел ул 2 майга туры килде.

Радий Хәбиров Искә алу көнен ничек үткәрүе турында сөйләде-видеоРадий Хәбиров Искә алу көнен ничек үткәрүе турында сөйләде-видео
Радий Хәбиров Искә алу көнен ничек үткәрүе турында сөйләде-видео

 — Бүген Башкортстанда Хәтер һәм хөрмәт көне. Без аны аңлы рәвештә үзебезнең көндәлек тормышка керттек, — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

Республикада искә алу һәм хөрмәт итү көнен берничә ел элек руханилар, дин әһелләре белән киңәшләшкәннән соң билгеләгәннәр. Бу дата конфессияләрнең берсенә дә бәйләнмәгән, ләкин ул мөһим еллык ритуалга әверелде — якыннарыңның каберенә килү, кыштан соң тәртип урнаштыру мөмкинлеге. Ел саен, гадәттә май ял көннәрендә, республикада халык зиратка килә алсын өчен өстәмә шартлар тудырыла. Зиратларга кадәр өстәмә җәмәгать транспорты оештыралар, чүп-чарны чыгаралар, өмәләр үткәрәләр.

 — Мин дә якыннарымның каберенә барырга булдым. Хатыным белән Ишембай районына барабыз. Әти-әниемнең, абыемның каберләрен күрәсем килә. Ата-бабаларыңны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Бу нормаль кеше, нормаль гаилә өчен бик мөһим, — ди Башкортстан Башлыгы. — Бер уңайдан шәһәрнең ничек үзгәргәнен карарбыз. Соңгы вакытта биредә кызыклы яңа объектлар барлыкка килде. Барыгызга да яхшы ял көннәре телим!

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Радий Хәбиров Искә алу көнен ничек үткәрүе турында сөйләде-видео
Радий Хәбиров Искә алу көнен ничек үткәрүе турында сөйләде-видео
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас