

Академия ректоры кубогы өчен бәйгедә БАГСУ, УУНиТ, УДНТУ, УФФУ, БДМУ кебек республика югары уку йортлары командалары, шулай ук югары әзерлек һәм ораторлык осталыгы күрсәткән яшьләр сәясәте лигасы әгъзалары катнашты.
Чараны алып баручы академия студентлары Әлфия Сафина һәм Рөстәм Фәхретдинов турнирда катнашучыларга, экспертларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Алар актив гражданлык позициясен формалаштыру, тәнкыйди фикерләүне үстерү һәм конструктив диалог алып бара белү өчен мондый дискуссия мәйданчыкларының мөһимлеген ассызыклады. Башкортстанның дискуссияле белем бирү өлкәсендәге казанышларына аерым игътибар бирелде, анда төбәк яшьләре Бөтенрусия олимпиадаларында призлы урыннар яулый.
Фәнни һәм оештыру эшләре буенча проректор Энҗе Вернигора, чараны ачып, турнир - фикердәшләрнең очрашу урыны, идеяләр алмашу һәм яңа танышулар өчен мәйданчык, дип билгеләп үтте.
Жюри составына идарә, хокук, бизнес һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр керде. Алар катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм яшьләрнең һөнәри үсеше өчен тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятен билгеләп үтте. Турнирның модераторы булып Башкортстан Яшьләр сәясәте министрлыгы каршындагы Республика күпфункцияле үзәгенең яшьләр проектлары бүлеге башлыгы Алена Синицина чыгыш ясады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Барлык командалар да үзләрен лаеклы күрсәтте, ә җиңүчеләр лаеклы бүләкләр һәм Академия ректоры кубогын алды:
1 урын - БАГСУ командасы;
2 урын – Яшьләр сәясәте лигасы командасы;
3 урын - Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты командасы.
Шулай ук, чараны оештыруга һәм уздыруга керткән өлешләре өчен турнир экспертларына һәм модераторларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото: БАГСУ Матбугат хезмәте.