Көнүзәк
24 Апреля , 13:59

КӨТҮ ЧЫКТЫ!

Ә сездә ничә сыер чыкты?

КӨТҮ ЧЫКТЫ!КӨТҮ ЧЫКТЫ!
КӨТҮ ЧЫКТЫ!

Ә сездә ничә сыер чыкты?

Язны көтеп арыган авыл апрель кояшы елмаюга хәлләнеп, җанланып китте. Салкын кышны җылы абзарларда уздырса да, иреккә чыгарга теләгән маллар да инде урам ягына кара, ешрак мөгри, “бәә”елди башлады.

Кояш карны бер тында эретеп бетерүгә авыл башындагы көтүлек тә ачылып, җилләп өлгерде. Ул да булмады, дымлы җир кояшта җылынып, яшел үләннәр баш калкытты. Сусыл яшь үлән исен җитәкләгән язгы йөгерек җил, бөтерелеп-бөтерелеп килеп, абзар-кураларда мөгрәшеп торган малларның борынын кытыклый башлады. Ябагаларын коя башлаган сыер малларының болай да зур күзләре тагын да зуррак ачылды. Маллар бөтен авыр гәүдәләре белән шул уйнап килеп җиткән якка таба карап басты. Озын муеннарын сузып-сузып җилгә сәлам бирделәр һәм зур ашкынулардан сабырсызланган бер кыяфәттә аннан көтүлекнең хәлен белештеләр.

Көннәрдән-бер көнне хуҗалар иртән чыгып, алар ышанмаслык, әмма шулкадәр тансык тавышлар чыгарды: капкалар шыгырдап ачылды, кулына чыбыркысын тоткан хуҗа абзыйлары алардан алдарак капкага таба атлады. Абзарда хуҗа булган олы сыер артыннан дәрәҗәсенә, гәүдә зурлыгына карап, башка дүрт аяклылар да теркелдәде. Иң азактан бер айлык игезәк бөдрә бәрәннәрен иярткән ак сарык кузгалды.

Язгы кар суларыннан җилләп барган урам юлында эреле-ваклы тояк эзләре калдырып, маллар кемузардан алга ыргылды. Яшьрәк үгез бозаулар ике аяклап та сикереп, уйнаклап, уңга-сулга килеп, күршеләрен төрткәләп тә алырга өлгерде. Кайсылары койрыкларын торба ясап алга чапты. Һәтта бәләкәч кенә сарык бәрәннәре дә кушаяклап ыргып-сикереп, әзгә генә тукталып: “Булдыраммы?” дигәндәй , сабыр гына атлап килүче әниләренең күзенә карап ала иде...

Авылдагы капкалар башка ачылмаска бикләнә килгән саен, көтүләрдә маллар саны да елдан-ел кимеде, элек урамнарны тутырып атлаган йөзәр баш урынына анда-монда, сирәк-мирәк калган маллар өчен урам да ифрат иркен иде.

һәм инде көтүчеләр дә, элеккечә, малларны тыю җиңелрәк булсын өчен берничә күрше берләшеп чыкмый. Маллар хәзер электр көтүче кысаларында йөри.

Бу сыерлар да бүген дүртенче көн көтүдә йөреп кайтты. Чабып туйдылар. Уйнап басылдылар. Хәзер алар урамнан кайтканда да ашыкмый гына атлый. Иртәгә тагын көн туар, яшел үләнле яланда алар тагын үлән уртларлар.

 Ә тиздән май җитәр. Иң шифалы май үләне сөте, каймагы, мае турында уйлауга авыздан сулар килде. Яшә, авылкаем, мәңге яшә, кешеләрең, сыерларың, сарыкларың, атларың белән алдатып яшә, көлеп торган дөнья көтәргә күңелләрне, көчне арттырып, тормышны көйләп яшә...

КӨТҮ ЧЫКТЫ!
КӨТҮ ЧЫКТЫ!
КӨТҮ ЧЫКТЫ!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас