Көнүзәк
20 Апреля , 09:35

Татарча диктант язабыз!

    Диктантны язу нокталары буламы?

Татарча диктант язабыз!Татарча диктант язабыз!
Татарча диктант язабыз!

     Диктантны язу нокталары буламы?

Хәерле көн, милләттәшләр!

Бөтен дөньяда 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Ул татар телендә белем дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлтелгән.

Быел акция унберенче мәртәбә узачак һәм Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

Гадәттәгечә, https://diktant.tatar/ сайтында оештыручы буларак регистрация үтүегезне, дус-танышларыгыз, бала-оныкларыгыз белән диктант язуыгызны көтеп калабыз.

Ничек оештыручы булырга?

  • 1. «Диктантка теркәлү» төймәсенә басыгыз.
  • 2. «Оештыручы» төймәсенә басыгыз.
  • 3. Теркәлү узасыз.
  • 4. Электрон адресны раслыйсыз.
  • 5. Диктант узачак мәйданчыкны табасыз һәм аны билгелисез.
  • 6. Катнашучылар санын якынча языгыз.
  • 7. Диктант көнне текстларны һәм бланкларны чыгартасыз.
  • 8. Диктантны укыйсыз һәм билгеләрне куясыз.
  • 9. Куелган билгеләрне сайтка, шәхси кабинетка кертегез.

Диктантны өйдән я кафедан яза аламмы?

Диктантны 24, 25 яки 26 апрель көннәрендә үзегезгә уңайлы урында ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета телеканалларында яки Акциянең рәсми сайтында эфирны карап яза аласыз. Аннары язылган диктантны Бөтендөнья татар конгрессына җибәрегез. Адрес: 420111 Татарстан, Казан ш., Карл Маркс ур., 38/5.

Диктантны онлайн язу мөмкинлеге бармы?

24, 25 я 26 нчы апрельдә сайтка кереп, диктантны онлайн языгыз. Нәтиҗәгез автоматик рәвештә билгеле булачак. ИГЪТИБАР: моның өчен сезгә татар төймәсары (клавиатурасы) кирәк.

Минем шәһәрдә диктант язу ноктасы юк. Мин оештыручы була аламмы?

Әйе, аның өчен сайтта «Теркәлү» төймәсенә басыгыз. "Сез кем?" соравына "Оештыручы" дип җавап бирегез. Бөтен мәгълүматыгызны язып, теркәлегез. Шәхси кабинетта диктант язу ноктасын булдырыгыз. "Файллар" бүлегеннән барча кирәкле материалны (афиша, текстлар, бланк, тикшерү критерийлары һ.б.) йөкләп алыгыз. Билгеләнгән көнне диктантны уздырыгыз.

Диктантның нәтиҗәсе кайчан һәм кайда билгеле булачак?

Диктант кимендә 1 ай тикшерелә. Билгене күрү өчен бланкта язылган исем-фамилия, телефон номерыгыз аша сайтка керегез.

      Диктантны язу нокталары буламы?

Сайтка кереп, харитада (картада) шәһәрегездә диктант язу ноктасын табыгыз. Билгеләнгән көнне диктантны язарга килегез. Сорауларыгыз булса, оештыручының номерына шалтырата аласыз.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас