Көнүзәк
14 Апреля , 04:03

Бүген җылынып калыгыз!

Һава торышы бозылмакчы...

Бүген җылынып калыгыз!Бүген җылынып калыгыз!
Бүген җылынып калыгыз!

Һава торышы бозылмакчы...

 

Якын көннәрдә Башкортстанда сизелерлек суытачак, дип фаразлый Башгидромет синоптиклары. Әйтик, бүген, 14 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар ява. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә.

 Көндез һава +18, +23, төньякта +13 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 15 апрельдә, сизелерлек явым-төшемсез,  әмма төньяк-көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явар. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле исә.

Төнлә термометр баганалары +3, +8 градус, аязытканда  – 2 градус, көндез +10, +15 тирәсе.

Пәнҗешәмбе көнне, 16 апрельдә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, урыны белән кискен исәр. Төнлә температура 0, -5, көндез +8, +13 градус булачак.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас