Көнүзәк
10 Апреля , 07:21

Юллар ябылды!

Тормозга басу белән машина туктамый.

Юллар ябылды!Юллар ябылды!
Юллар ябылды!

Тормозга басу белән машина туктамый.

 

Башкортстан ДАИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск трассасының 208нче чакрымыннан башлап 249нчы чакрымына кадәр юл аралыгында карлы-яңгырлы явым-төшем күзәтелә.

Шул сәбәпле,12.00 сәгатьтән барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.

Чикләүләр, якынча 14.00 сәгатькә кадәр сузылыр.

Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары яхшыруга кадәр күрсәтелгән юнәлештә юл йөрүдән тыелып торырга киңәш итә. Бигрәк тә кышкы резинаны җәйге резинага алыштырырга өлгергәннәр өчен бүген юллар хәвефле.

Машина йөртүчеләр, шуны истә тотыгыз: юеш кар булганда юл тайгаклана һәм тормозга басканда да тукталу юлы шактый арта.

Юлларда имин йөрегез, дуслар.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас