Көнүзәк
8 Апреля , 08:12

Язгы ташкын буенча актуаль мәгълүмат

Узган тәүлектә язгы ташу белән бәйле 10 хәбәр килгән. 9 муниципаль берәмлектә 15 очрак контрольдә тотыла

Язгы  ташкын буенча актуаль мәгълүматЯзгы  ташкын буенча актуаль мәгълүмат
Язгы ташкын буенча актуаль мәгълүмат

Узган тәүлектә язгы ташу белән бәйле 10 хәбәр килгән. 9 муниципаль берәмлектә 15 очрак контрольдә тотыла:

*9 юл участогында (Белорет, Иглин, Чишмә, Бөре районнары, Уфа ш. ГО(5))хәрәкәт чикләнгән;

*4 күперне су баскан (Бакалы, Бишбүләк, Калтач, Яңавыл районнары);

*Уфа шәһәрендә 14 йорт яны кишәрлеген су баскан

Юрмаш һәм Шөгер елгаларында хәлләр тотрыклану сәбәпле су баскан территорияләр саны 33кә кимегән. Су биеклегенең иң югары күтәрелүе Уфа елгасы буенда, Уфа шәһәренең Шакша микрорайоны янында күзәтелә. ️Архангельск районының Устье-Бассы авылы янында Инзер елгасында су биеклеге динамикасы + 24 см, агымдагы дәрәҗәсе 301 см, елганың тугайга чыгуы 357 см.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас