Тикшеренүгә караганда, былтыр республика идарә командалары өчен үзенә күрә стресс-тест булды: төбәкләргә катгый бюджет дисциплинасы режимында эшләргә туры килде. Манёвр өчен мөмкинлекләр кими, ә идарә хатасының бәясе арта.
Бу фонда Башкортстан Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан һәм Ленинград өлкәсе белән бергә топ-5 лидер төбәккә керде. Әлбәттә, бу куанычлы күренеш!
Үзәк мәгълүматлары буенча, 2025 елның тугыз аенда Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 445 млрд сумга җиткән, ә соңгы елларда үсеш темплары Русиядәге уртача күрсәткечләрдән ике тапкыр артыграк.
Төбәгебез икенче ел рәттән инде Стратегик башлангычлар агентлыгының инвестицион климат милли рейтингында өченче урынны алып тора. Моны үсеш алган инфраструктура һәм бизнес өчен аңлаешлы кагыйдәләр белән бәйлиләр.
Икътисад фәннәре докторы, профессор Әлфия Кузнецова әйтүенчә, Башкортстанда административ киртәләрне эзлекле рәвештә киметәләр: лицензия һәм рөхсәт алу процедураларын гадиләштерәләр, кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын арттырала.
Моннан тыш, республика җитәкчелеге эшкуарлар белән даими очрашып тора, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә инвестиция һәм эшмәкәрлек сәгатьләре үткәрелә.
Шулай ук аналитиклар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси өлешен дә билгеләп үтә, аерым алганда — аның федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру, ресурслар җәлеп итү һәм төбәкне эре эшлекле мәйданчыкларда алга этәрү сәләте.
Евгений Минченко, «Минченко консалтинг» президенты, фикеренчә, Радий Хәбиров төзегән системалы эш федераль власть органнары ягыннан да, Русия бизнесы ягыннан да ышанычны ныгыта. Республика ил бюджетыннан акчаларны һәм шәхси инвестицияләрне уңышлы җәлеп итә.
Мисал буларак, ВТБ структуралары белән берлектә Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы проектын гамәлгә ашыру китерелгән. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы «Транспорт атналыгы» эшлекле чараларында һәм эре форумнарда төбәк лидерлыгы кейсын алга этәрүче буларак чыгыш ясап, республика мәнфәгатьләрен һәм аның халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле лоббист булып тора.
Нәтиҗә буларак — төбәк имиджына плюс, бу төбәкләрнең югары вазыйфаи затларының нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларының берсенә йогынты ясый. Моны федераль үзәк сизгер күзәтеп тора. Үзәк доклады мөһим тенденцияне дә билгели: инвестицияләрдә дәүләт өлеше 55–60 процентка җитте, әмма бюджет ресурслары гына җитәрлек түгел инде. Бу хәлдә уңышлы төбәкләр, шул исәптән Башкортстан да, гибрид механизмнар — концессияләр, инфраструктура инструментлары һәм партнёрлык модельләрен актив куллана. Шул ук вакытта гомуми инвестиция фоны катлаулана бара, һәм нәкъ менә идарә карарлары төбәкләрнең тотрыклылыгын билгелиячәк.
Төбәкләрнең идарә командаларына килеп туган хәлгә туры килүче үсеш стратегиясен эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк. Башкортстанда мондый стратегия бар инде: узган елда гына да республиканың төп капиталына инвестицияләрнең гомум күләме якынча 853 млрд сумга җитте (бер ел элек булганнан 1,7 процентка күбрәк). Республика Башлыгы куйган максат — 1 трлн сум инвестиция җәлеп итү.
Фото: «Башинформ».