Якташыбыз – иң яхшы укытучы!
Казанда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенрусия бәйгесе узды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалды.
Бәйгедә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр арасында татар телен укытучы белгечләрдән Илеш районының Иске Күктау мәктәбе укытучысы Венера Галиуллина беренче урынга лаек булды. Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз! Мондый уңышлар зур тырышлык, фидакарьлек җимеше.
Икенче урында – Мордовиянең Ләмберә районыннан Айлинә Әбүзәрова булса, өченче урынга Самара шәһәренең "Яктылык" мәктәбе укытучысы Галия Тупасова лаек булды.
Бүген мәктәпләрдә татар телен сөю уяятып, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү кебек ифрат җаваплы, катлаулы бурычны йөкләткән һәм аны намус белән үтәүче мөгаллимнәребезгә көн дә уңышлар юлдаш булсын. Әти-әниләр, укучылар бу эштә аларга ярдәмче булсын иде.