Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март , 14:34

Юллар ябыла!

Боз ышанычсыз, сак булыгыз!

Юллар ябыла!
Юллар ябыла!

Боз ышанычсыз, сак булыгыз!

 

Бөре шәһәрендә  иртәгәдән, ягъни 19 мартта, Агыйдел аша боз өстеннән юлны ябачаклар

Җылы көннәр башлану сәбәпле, Башкортстанда боз юлларын файдалану инде куркыныч тудыра. 19 марттан Башкортстанда Бөре янында Агыйдел аша боз кичүе ябылачак.

 Карар Бөре районы администрациясе тарафыннан Елга порты белгечләренең бозның торышын көндәлек мониторинглау нигезендә кабул ителде.

Башкортстанда боз кичүләрен ябу дәвам итә. Элегрәк Караидел районында Абыз һәм Караидел авыллары арасындагы Уфа аша боз юлын япканнар иде инде. Хәзерге вакытта боз өстеннән йөрү Краснокама районында, Агыйдел аша Иске Янъегет авылы янында гына саклана.

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас