Машина йөртүчеләргә автомобильне җылы сезонга ничек дөрес әзерләргә?
Температураның үзгәреше, тоз һәм реагентлар — кышкы сынаулар машинаның торышына йогынты ясый. Машина озаграк хезмәт итсен, ә сәфәрләр уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, аны җылы сезонга дөрес әзерләү мөһим. Бу реагентлар кузовка һәм машина төбенә ябышалар һәм акрынлап аларны кимерәләр.
Шуңа күрә кыштан соң машинаны җентекләп, шул исәптән, төбен һәм тәгәрмәч араларын юарга кирәк.
Автомобиль кипкәч, кузовны карагыз. Әгәр кыш дәвамында тырналган урыннар барлыкка килгән икән, аларны черүгә китмәсен өчен махсус маркер белән эшкәртегез. Әгәр тырналган эзләр тирән булса-эшне белгечләргә тапшыру яхшырак.
Аккумулятор
Кыш көне аккумулятор катлаулы шартларда эшли. Һәм хәтта сез бер тапкыр да автоны кабызмасагыз да, батарея ресурсы бетеп барырга мөмкин. Күп кенә җитештерүчеләр җайланма капкачына заряд индикаторын урнаштыралар, ул батарея торышына карап төсен үзгәртә. Әгәр ул юк икән, махсус прибор ярдәмендә зарядны тикшерергә яки сервиска керергә мөмкин. Кирәк булса, аккумуляторны, инструкцияне төгәл үтәп, зарядлагыз.
Тормоз
Әгәр тормоз педаленә басу артык тыгыз яки җиңел булып китсә, ә тормоз вакытында чит тавышлар барлыкка килсә — сервис үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Бәлки, тормоз колодкаларын яки дискларны алыштырырга вакыттыр. Мөһим сыекчалар һәм фильтрлар
Мотор маен (аны өстәргә яки алыштырырга кирәк булуы ихтимал), суыткыч һәм тормоз сыеклыгын (әгәр дәрәҗәсе минималь тамгадан түбән булса, сыеклык төсен үзгәрткән яки төбенә утырган масса бар икән — алмаштыру таләп ителә.
Кирәк булса, һава һәм салон фильтрларын да алыштырыгыз. Беренчесе двигательгә кергән һаваны чистарта, цилиндрга тузан эләгергә ирек бирми. Икенчесе – салондагы һаваны фильтрлый. Юа торган сыеклык һәм пыяла чистарткычларны плүс температурада кулланылучыга алыштырыгыз – ул алгы пыяланы юл тузаныннан һәм серкәдән яхшырак чистартачак.
Әгәр алар шыгырдый башласалар яки эз калдырсалар, «дворникларны» алыштырыгыз.
“Аяк киеме”
Уртача температура тотрыклы рәвештә +5 ° дан +7 ° га кадәр тора һәм фаразлар буенча түбәнәю көтелми икән, кышкы резинаны җәйге резинага алыштырырга мөмкин. Аннары тәгәрмәчләрне баланслап, шиналардагы басымны тикшереп куегызы. Болай иткәндә,сезнең тугры дустыгыз җәйге юлларга әзер дигән сүз.