2 март көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге республика халкына ярдәм оештыру турында әйтте.
-Башкортстаннан бик күп туристлар ял итә торган Якын Көнчыгыш илләрендә катлаулы вәзгыять барлыкка килә. Безгә алар белән һичшиксез элемтәдә торырга кирәк. Хәтерлим, коронавирус пандемиясе вакытында без акча белән дә, туган илгә кайту мәсьәләләрен дә хәл иттек, – диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә Ситуация үзәге эшләргә тиеш. Хәбәрләргә оператив җавап бирергә кирәк. Бу безнең халык, һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш. Бер генә очрак та игътибарсыз калырга тиеш түгел.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, республика туристлары нигездә яңа урнашу урыны сайлауны яки күченүдә ярдәм итүне, шулай ук туроператор белән элемтәгә керүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә мөстәкыйль рәвештә килгән туристлар теркәлергә һәм Русия генконсуллыгы сайтында гариза калдырырга тиеш: dubai.mid.ru. Консуллык номерлары: +971 50 454-77-54, +971 50 865-27-01. Ә туристлык юлламасы буенча ял итүчеләргә туроператор белән элемтә тотарга кирәк.
Шулай ук Башкортстанда +7 (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар линия эшли. Республика идарә үзәге базасындагы Ситуация үзәге белгечләре туристларга һәм аларның туганнарына көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр консультация бирергә әзер.
Чыганак: glavarb.ru