Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март , 13:57

Әйдә, халыкка хезмәткә...

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең алтынчы хисап конференциясе башкалабызның мәһабәт сараенда үтте.

Әйдә, халыкка хезмәткә...
Әйдә, халыкка хезмәткә...

Дәүләт концерт залының фойесын чара башланыр алдыннан  республика районнарыннан килгән делегацияләрнең эшләнмәләре күргәзмәсе  бизәде.  Бу матурлык калейдоскобында милли-мәдәни автономия эшчәнлегенең бар яклары да ачык чагылды. Экспонатлар белән танышу туганнар-дусларча аралашу белән бергә барды. Күптән БГУны тәмамлап, төрле төбәкләрдә хезмәт итүче студентларның килеп ихлас  күрешүе күңелле хәл булды. Алар мине танып дәште, ә мин аларны әкренләп “таныдым”.

Тантанада вазифалы  кешеләрнең, Кыйгы, Чакмагыш, Авыргазыдан  килгән ансамбльләрнеңчыгышы, “Нур” театры артистлары башкарган җырлар  күңелдә матур тәэссоратлар уятты.  Автономиянең актив әгъзаларына Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Әлбәттә, милли-мәдәни өлкәдә  чишелешен көткән мәсьәләләр хакында чыгышлар игътибар үзәгендә булды.

Республика Башлыгы хакимиятенең җитәкчесе вазифаларын башкаручы Данияр Абдрахмановның, Дума депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Эльвира Аеткулова, Корылтай депутаты Гөлнур Колсариналарның  чыгышларындагы милли-мәдәни үсеш перспективалары хакында сүз делегатларга  үз эшчәнлекләренә ачык юнәлеш бирде. БДМУның ректоры Валентин  Павловның тәбрикләү сүзен дә делегатлар бик җылы кабул итте.

Мохтарият җитәкчесе Римма Утяшеваның чыгышыннан соң пренияләрдә “Кызыл таң”гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның, Стәрлетамактан Илсур Мансуровның, Бүздәктән – Зөлфия Мансурова, Нефтекамадан Гөлнара Гыйлемхановаларның  чыгышлары  зур игътибар белән тыңланды.

Конференциянең кирәкле документлары кабул ителде, һәм Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе итеп яңадан алдагы биш елга  Дума депутаты Римма Үтәшова сайланды.

Заманында бөек Тукаебыз:

Әйдә халыкка хезмәткә.

Хезмәт эчендә йөзмәккә...

дип милләттәшләренә чакыру белән чыккан. Шагыйрьнең тууына 140 ел тулган көннәрдә бу шигарь-лозунг бик актуаль яңгырый.  

Рәүф Идрисов.

Әйдә, халыкка хезмәткә...
Әйдә, халыкка хезмәткә...
Автор: Рауф Идрисов
Читайте нас