30 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Быелгы Юллама “Барысы да Җиңү өчен” дип аталды һәм тулысынча диярлек махсус хәрби операция мәсьәләләренә багышланды. МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү төп бурычларның берсе итеп билгеләнде.
Шулай ук Юлламада тарихи хәтерне саклауга аерым игътибар бирелде, диде тарих фәннәре кандидаты, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Рәмил Насыйбулла улы Рәхимов.
– Мөрәҗәгатьнамәдә МХОда катнашучыларның гаиләләренә һәм, кызганычка каршы, һәлак булган геройларның гаиләләренә ярдәм турында күп әйтелде. Радий Фәрит улы аларның истәлеген мәңгеләштерүнең мөһимлеген аерым билгеләде. Якташларыбыз кылган барлык батырлыклар, һичшиксез, мәңгеләштерелергә тиеш. Хәтер шундый үзлеккә ия: авыр вакытлар онытыла, нәрсәдер җуела, ләкин менә бу хәтерне без югалтырга тиеш түгел, югыйсә, буыннар арасындагы бәйләнеш өзеләчәк.
Шуны әйтәсе килә: МХО сугышчыларының батырлыклары, артефактлар турында мәгълүмат җыю эше республикада беренче ел гына алып барылмый. Без бу темага Радий Фәрит улы белән берничә тапкыр сөйләштек. Ул Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлегенең попечительләр советын җитәкли һәм хәтерне саклау өчен бик нык борчыла. Аның кушуы буенча Русия һәм республиканың геройлары биографиясенә багышланган “Башкортстан: махсус хәрби операция геройлары” дигән китап әзерләдек һәм бастырып чыгардык. Һәм бүген Юлламада төбәк Башлыгы МХО тарихы буенча материаллар җыячак эшче төркем булдыру турында әйтте. Без бу бурычны хуплыйбыз һәм, әлбәттә, әлеге юнәлештә эшләргә әзербез, – диде тарихчы.
Аның әйтүенчә, Ватанны саклау – бик мөһим, мактаулы традиция.
– Ләкин бу үтә дә мөһим бурычлар фонында агымдагы эшләр турында да онытырга ярамый. Юлламада билгеләп үтелгәнчә, без кешеләрнең тормышы турында да онытмыйбыз, республика үсәргә тиеш, – дип йомгаклады фикерләрен Рәмил Рәхимов.