Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 гыйнвар , 14:14

“Улым юкка һәлак булмаган!”

Баласын СВОда югалткан ана башка егетләрне дә кайгырта.  

“Улым юкка һәлак булмаган!”
“Улым юкка һәлак булмаган!”

Баласын СВОда югалткан ана башка егетләрне дә кайгырта.

 

Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышына Юлламасын укыганда Тәтешле районында яшәүче Гүзәлия Занина турында сөйләде – ханы СВО сугышчылары ихтыяҗларына ярты миллион сум акча биргән.

Гүзәлия ханым моны СВОда һәлак булган улы истәлегенә эшләгән һәм болай ди:

"Минем улымны инде кире кайтарып булмый, бу җан ярасы гомерем ахырына - соңгы көнемә кадәр минем белән калачак. Ләкин анда, салкын окопларда, хәзер меңнәрчә шундый ук уллар. Бу акча кемнеңдер гомерен коткарыр, кемнеңдер саклап калсын. Әгәр бу ярдәм бер генә балага булса да әнисе янына исән – сау кайтырга ярдәм итсә, димәк, минем улым юкка гына һәлак булмаган. Димәк, аның йөрәге башка берәүдә тибүен дәвам итә".

Соңыннан Гүзәлия Занина «Башинформ» хәбәрчесе белән үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

"Радий Фәритовичның бүген үз чыгышында минем турыда сөйләве зур көтелмәгән хәл булды. Бу бик дулкынландыргыч мизгелләр. Юлламаны тын да алмыйча тыңладым, республикабыз, каһарманлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтүче егетләребез, Республика Башлыгы өчен горурлыгымнан күз яшьләремне тыя алмадым. Радий Фәритович үзенең чын ир-егет һәм җитәкче булуын тагын бер кат күрсәтте", – диде Гүзәлия Занина.

Олы йөрәкле Аналарның күркәм үрнәге - Гүзәлия ханым, рәхмәт Сезгә!

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас