Бүген үзенең юлламасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров радиоэлектрон көрәш системасын үстерү темасына аерым тукталды. Төп мәсьәлә булып FPV-дроннар җитештерү кала.
“Башкортстан пилотсыз авиация һәм радиоэлектрон көрәш буенча үзәкләрнең берсе булып кала, - диде Радий Фәрит улы. – Без төбәкләрне “дронлаштыру” рейтингында беренче өчлеккә кердек. Безнең уникаль предприятиеләр Русиядә беренче булып массакүләм дроннар җитештерә башлады. Русия Президенты күрсәтмәсе буенча без граждан һәм хәрби дроннарның бөтен классларын да җитештерү белән шөгыльләнәбез. Безнең инженерлар “Кыш бабай” дип атаган авыр дроннар сынауларны уңышлы үтте һәм бүгенге көндә безнең яугирләргә ярдәмче булып тора”.
Махсус хәрби операция зонасына соңгы ике елда 10 мең дрон озатылган. 1 апрельдан БПЛА җитештерү күләмен 50 процентка арттыру планлаштырыла.