Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 гыйнвар , 16:21

Республика халкы имин яшәсен өчен

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов БСТда алып барылучы “Интервью” тапшыруында узган 2025 елга нәтиҗә ясап, алда көткән эшләрне билгеләп үтте.

Республика халкы имин яшәсен өчен
Республика халкы имин яшәсен өчен

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов БСТда алып барылучы “Интервью” тапшыруында узган 2025 елга нәтиҗә ясап, алда көткән эшләрне билгеләп үтте.

 

- Ирек Хәйривәриевич, Сез Башкортстан халкының яшәеше өчен җаваплы кеше буларак, узган 2025 ел буенча нинди нәтиҗәләрне билгеләп үтәр идегез?

– Президент һәм Республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең алда зур бурычлар куя. Безнең гражданнар кайда гына булсалар да, тормыш шартлары алар өчен хәвефсез булырга тиеш. Тирә-якта нинди генә хәл булса да, аларның гомеренә куркыныч янамаска тиеш.

- Иң зур хәвефләрнең берсе – ул янгыннар. Бу мәсьәлә буенча эш ничек алып барыла? Нинди күрсәткечләрне билгеләр идегез?

– Янгыннар 2020 еллар башында ул күп кешеләр гомерләрен өзде. Иң авыры – янгыннарда кешеләр һәлак була, алар арасында, кызганычка каршы, балалар да бар. Матди зыян бик күп килә.

Бу эшне андый рәвештә калдыру мөмкин түгел иде. Радий Фәрит улы янгыннарга каршы көрәш оештыру бурычын куйды. Бу юнәлештә җитди көрәш башланды. Бүген инде 2020нче еллар белән чагыштырсак, янгын очраклары яртылаш кимеде, дип әйтә алабыз. Янгында һәлак булучылар санын киметүгә дә ирешелде.

Әйтик, 2020 еллар башында 286 кеше вафат булган иде, бүгенгә без корбаннар санын киметүгә ирештек. Әйе, бүген дә корбаннар бар – 189 кеше, аларның уникесе – балалар. Бу бик кызганыч, авыр хәл.

Саксызлык сәбәпле, сулыкларда шулай ук кешеләр гомере өзелә. 2020-22 еларда 116 кеше батып үлә иде. Бу яклап та нык күп эшләнде, әмма корбаннарсыз булмады, узган 2025нче елда 70ләп кешенең гомере сулыкларда өзелде.

Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап карасак, коткаручылар хисабында 1,5 мең коткарылган гомерләр.

Беренчедән янгынга каршы көрәш стратегиясен булдырдык. Аның буенча авылларда күп эшләнә. Бу яклап та без Идел буе федераль округы буенча лидерлар.

Янгын кисәтү сигналлары урнаштыру, деполар төзү эше актив бара.

Соңгы 5 елда республикада алты депо төзелде. Сигез янгын сүндерүчеләр часте төзелде, йөздән артык техника алынды. Извещениеләр бушлай куела. Ул бездә 700 000 артык йортта урнаштырылды. Беренче чиратта күп балалы, 55 яшьтән өлкәннәр, ялгызлар һәм СВО яугирләре гаиләләре яшәгән йортларга урнаштырыла. Аннары хәвеф төркеменә керүче категория гражданнар бар. Аларга даими игътибар кирәк.

Махсус код урнаштыру да бик ярдәм итә, янгын чыгуга ул хәбәр бирә һәм хәвеф килгән йортта яшәүчегә ярдәм итү шартлары арта.

Бездә һава торышы бик тиз үзгәрүчән. Ул да бәлаләр китереп чыгара. Әйтик, җәй бик яңгырлы булды, кыш башланырга тиеш булса да, яңгыр явып торды, аннары бураннар башлана. Безнең техника чаралары әзер. Штаблар оператив ярдәмгә чыга. Кар тазарткычлар, каргизәрләр, аннары башкаларда булмаган белән без мактана алабыз – аварияле- коткару вертолетыбыз бар. Юлда көтелмәгән хәл чыкса, туклану, җылыну пунктлары ачарга бар да әзер. Коткаручыларыбыз ышанычлы, алар яхшы әзерлек үткәннәр.

Башкортстан җәй көне кызыну өчен комлыклар әзерләү буенча да округта лидер. Быел бездә 202 уңайлыклар тудрылган комлык эшләде. Тикшерүчеләр, котаручылар төркеме суда йөзеп кенә тора. Муниципалитетлар белән тыгыз эшлибез, журналистларны җәлеп итәбез, алар искәртеп, даими язып, сөйләп, хәбәр итеп торалар, памяткалар таратабыз.

– Гумконвойны оештыруда да сез күп эш башкарасыз.

– Бу бурычны без беренче көннәрдән үк оештырдык. Беренче гумконвой 2022 елның 2 мартында ук озатылды. Ни кирәк, шуны оештырабыз. Егетләргә ярдәм кирәк, без аны эшлибез, көткән җиңү көне тизрәк килеп җитсен. Безнең бу эштә волонтерлар, авыл кешеләре нык ярдәм итә, тыл-фронт бергә, күпме кирәк булачак, шулай ярдәм итәчәкбез. Анда якынча 19 000 тонна йөк илттек.

– ЗАГС органнары эшчәнлеге ничек бара?

– Бездә 74 ЗАГС органы бар. Анда яхшы әзерлекле 245 югары квалификацияле белгеч эшли. Алар арасында 15 елдан артык эшләүче осталар да бар. Технологияләр анда да уңайлыклар тудыра. Хәзер өйдән чыкмый гына яңа туган баланы да теркәп була.

Гаилә роле үсә. Зур эшләр гаилә кыйммәтләрен арттыру, йолаларны саклау буенча алып бара. Ачык ишекләр көннәре үтә.

Гаилә ныклы булсын өчен күп чаралар оештырыла. Безнең гаиләләр Русия масштабында узган бәйгеләрдә катнаштылар, Мәскәүдә ВДНХда чыгыш ясадылар. Матур үрнәкләр күрсәтәләр.

– Республика халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү хезмәте бар. Аны кайда алалар?

– Безнең Дәүләт юстиция комитеты базасында тугыз белгеч эшли. Мөрәҗәгать итүчеләр күп, юридик ярдәмнән берсе дә читтә калмый.

Биш меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителде. СВО яугирләре, аларның гаиләләренә 2700дән артык юридик ярдәм күрсәтелгән. Аларның саны арта бара.

Яңа 2026 ел башында тагын: Уфа, Бөре, Белорет шәһәрләрендә өч пункт эшли башлаячак. Ел саен 5 меңләп кеше мөрәҗәгать итә, үзәкләр 30-35 процентка арта килә.

Барлык башкортстанлыларны Яңа ел белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Хыяллар максатлар тормышка ашсын, республика чәчәк атсын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас