Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
Шулай ук Уфа – Ырымбур автомобиль юллары участокларында транспортның барлык төрләре хәрәкәтенә чикләүләр кертелгән: 27 км (Уфа районының Болгак авылы) - 112 км (Стәрлетамак шәһәре) һәм 112 км (Стәрлетамак шәһәре) - 274 км (Яңа Мораптал авылы).
Хәрәкәтне чикләү тәмамлануның якынча вакыты — 09:00 сәгать, 5 гыйнварда.
Автомобиль юлларының хәрәкәт вакытлыча чикләнгән участокларында БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары кизү тору оештырган. Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, Туймазы районында М-5 «Урал» федераль трассасында трассаның 1285 нче километрында җылыту пункты җәелдерелгән. Шулай ук машина йөртүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча да җавап кайтарыла.
Республика халкына һәм кунакларына ерак сәфәрләрне планлаштырмаска киңәш итәләр.
Элегрәк Башкортстанда автомобиль юлларының алты участогында хәрәкәтне чикләделәр.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны 8 (347) 279-32-92
Фото: «Башинформ».