Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2025, 15:47

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк

2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 12 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк

Башкортстан хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 12 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Аның нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган объектларда мәдәни-массакүләм чаралар уздыру тыела һәм махсус җиһазландырылган урыннардан читтә ачык ут куллану тыела.

- Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре башланырга ике генә көн кала. Соңгы 5 елда алар иң дәвамлысы – 12 көн булачак. Гадәттәгечә ашыгыч һәм оператив хезмәтләр өчен - бу киеренке эш вакыты, - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Күпьеллык практика шуны күрсәтә: яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында янгын чыгу куркынычы арта. Төп сәбәпләр-куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау, пиротехника, төзек булмаган яки сертификацияләнмәгән электр гирляндаларын һәм бизәү әйберләрен куллану, шулай ук җылыту приборларын дөрес кулланмау, – дип билгеләде Министрлар Кабинеты башлыгы. Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы нотык белән Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында фаҗигале нәтиҗәләргә китергән янгыннар чыгу куркынычы арта.

Фикер алышу азагында Андрей Назаров янгыннарны профилактикалау буенча муниципаль штабларның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә кушты. Премьер-министр, муниципаль торак фондыннан вакытлыча торак бирүне күздә тотып, гражданнарга янгын нәтиҗәсендә торак зыян күргән яки югалткан очракта оператив ярдәм күрсәтү кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклады.

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас