Әгәр ул акча мәсьәләләренә кагылса, әңгәмәне туктатырга.
"Телефон мошенниклыгына каршы көрәш буенча дәүләт чаралары эшли-зыян 33%ка кимегән, дип белдерде матбугат конференциясендә Владимир Путин.
"Чаралар, гомумән алганда, уңай нәтиҗә бирде. Ләкин мошенниклык беркая да китмәде. Техник чараларның мөмкинлекләре арткан саен, мошенниклар киләчәктә дә үз коралларын камилләштерәчәк. Сезнең белән акча яки ниндидер милек турында сөйләшә башлауга ук трубканы куегыз. Шунда ук. Бу хакта бер генә сүз дә әйтергә кирәкми. Зинһар, беркем белән дә һәм беркайчан да акча мәсьәләләре турында фикер алышмагыз», — дип киңәш итте дәүләт башлыгы русиялеләргә.