Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2025, 22:50

Килде ул кыш

 Алдагы көннәрдә суык булырмы?

Килде ул кыш
Килде ул кыш

 Алдагы көннәрдә суык булырмы?

“Дүрт күз белән” кышны көтеп алдык быел. Караңгы көз төштәге кебек кенә калды. Килде ул кышыбыз. Инде менә көн да яңадан-яңа карлар явып, кыш безне чын-чынлап үз кочагына алды. Үзе матур, үзе салкын ул...  Без дә хәзер һәр көн һава торышына сизгер, игътибарлыга әверелдек. Бүген кич без инде иртәгә нинди көн булыр дип кызыксынып торабыз. Чынлап та, иртәгә көн нинди була? Нинди һава торышы көтелә?

Әйдәгез әле, синоптиклар белдергән фаразлар белән кызыксынып карыйк.

“Башгидромет" мәгълүматлары буенча, иртәгә, ягъни җомга көнне – 19 декабрьдә, кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән бозлавык хасил булыр, юлларда кар сырынтылары пәйда булыр. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка борылучан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -4, -9 градус, көндез 0, -5 булыр.

Шимбә, 20 декабрьдә, төнлә һәм көндез урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил төньяктан,  уртача тизлектә исәр. Төньяк районнарда төнлә - 15, -20 , аязытканда - 22, -27 градуска кадәр, көндез - 14, -19; көньяк районнарда төнлә һәм көндез -8, -13 градус булачак.

Якшәмбе нинди булыр, ул хакта иртәгә шушында укып белерсез, дуслар!

 

Марат Вәлиев фотосы.

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас