“Ана –
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...”
Һади Такташ.
Бөек шагыйребез Такташның әлеге шигырь юллары Әни булуның бар асылын ачып сала. Кара көзләргә үзгә бер ямь, җылылык, яктылык өстәгән Әниләр көне дә бу дөньяга яңа гомерләр бүләк иткән, сабыем дип, төн йокыларын бүлеп, балаларын тәрбияләүгә бар көчен һәм күңелен салган гүзәл затларга хөрмәт билгесе булып тора. Быел бу бәйрәм безнең илдә 30 ноябрьгә туры килә.
Ил тарихында Әниләр көнен булдырырга берничә тапкыр омтылып карыйлар. Беренчесе 1915 елда була. Петроградта скаутлар отрядының баш инструкторы Рагнар Фернберг инициативасы белән 1 декабрьдә Әниләр көнен билгеләп үтәләр, ләкин, кызганычка каршы, бәйрәм киң таралыш алмый.
СССР чорында Баку шәһәре укытучы Эльмира Гусейнова да әлеге идея белән яна башлый. Ул 1988 елның октябрендә шәһәр мәктәпләрендә әниләргә багышланган бәйрәм оештыра һәм аны популярлаштыруга күп көч сала. Тырышлыгы бушка китми, Бакуда ел саен тантаналы чаралар үткәрә башлыйлар. Соңрак Гусейнова Ставропольгә күчеп китә, анда да Әниләр көнен халык бәйрәменә әйләндерә.
Аерым төбәк күләмендә Әниләр көнен беренче тапкыр 1993 елда Саха Республикасында (Якутия) үткәрәләр. Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе дә әлеге инициативага кушыла. Аннары калган төбәкләрдә дә Әниләр көне уздырыла башлый.
Дәүләт Думасы депутаты Алевтина Апарина бу мәсьәләне федераль дәрәҗәгә чыгара. Нәтиҗәдә 1998 елда президент Борис Ельцин 120нче Указга кул куя. Анда Әниләр көнен ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләргә диелә. Шулай итеп, Русиядә Әниләр көне рәсми статус ала һәм ул беренче тапкыр 1998 елның 29 ноябрендә билгеләнә. Шуннан бирле инде менә чирек гасырдан артык Әниләр көне ил халкының күңеленә хуш килгән бәйрәм булып кала.
Әлбәттә, дөнья киңлегенә күз салсак, аналарны хөрмәтләү бәйрәменең тамыры тагын да тирәнрәккә китә – бик борынгы заманнарга барып тоташа. Борынгы Грециядә алиһә-аналарга багышланган традицияләр яшәгән. XVII гасырда Англиядә “Ана якшәмбесе” дигән бәйрәм була. Бу көнне өйдән еракта эшләүче балаларга әниләренең хәлен белергә һәм аларга бүләкләр илтергә ял бирелгән.
Бүгенге Әниләр көненә охшаш бәйрәм АКШта XX гасыр башында барлыкка килә. 1872 елда активистка Джулия Уорд Хау тынычлык өчен көрәштә әниләр бердәмлеге көнен билгеләргә тәкъдим итә, әмма аның инициативасы хуплау тапмый. Соңрак, 1907 елда, Филадельфиядән америкалы Анна Джарвис, әнисе вакытыннан алда үлгәннән соң, барлык әниләрне хөрмәтләү көнен булдырырга тәкъдим итә. Аның тырышлыгы белән 1914 елда АКШ Президенты Вудро Вильсон майның икенче якшәмбесен милли бәйрәм – Әниләр көне дип игълан итә. Аннары бу традицияне дистәләгән башка илләр эләктереп ала.
Бүген Әниләр көнен бәйрәм итү датасы төрле илләрдә аерыла. Әмма аның максаты бер – хатын-кызга карата сакчыл мөнәсәбәт традицияләрен саклау, һәр кешенең тормышында әнинең әһәмиятен ассыкылау һәм “Җәннәт – Әниләрнең аяк астында” икәнлеген тагын бер тапкыр искә төшерү.
Барлык Әниләрне дә бәйрәм белән ихлас котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез!