Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 ноябрь 2025, 11:38

Каз өмәләре башланды

Ак каурыйлар ниләр юрый...

Каз өмәләре башланды
Каз өмәләре башланды

Ак каурыйлар ниләр юрый...

 

Районыбызда кош-корт асраучы гаиләләр саны елдан ел артуы күзәтелә. Әлеге вакытта авыллард өмәләр гөрләп тора."Айнык авыл" республика конкурсында катнашучы Татар Нагадагы авылында да бик күпләрнең ихатасы тулы каз, үрдәк.Роза һәм Рамил Замановлар, Нәфисә һәм Рафинад Арслановлар да өчәр дистә баш каз үстерүчеләрдән.Каз өмәсенә дуслары, күршеләре, туганнары җыелган.Җырлый-җырлый, күңелле итеп, халкыбызның гореф-гадәтләренә туры китереп эшләделәр уңган өмәчеләр.Мул тормыш нигезендә-тырыш хезмәт, алга омтылыш, эшсөярлек ята, дип хәбәр итәләр Авыргазы татарлары конгрессыннан. Шатлыклы ризыклар булсын, дуслар!

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас