Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 ноябрь 2025, 11:21

Балалар һәм яшүсмерләр бу әсәрләрне беләме?

Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

Балалар һәм яшүсмерләр бу әсәрләрне беләме?
Балалар һәм яшүсмерләр бу әсәрләрне беләме?

Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

 

 

 

2025 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

 

Конкурс балаларның һәм яшүсмерләрнең татар телендә укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатында үткәрелә. Конкурсның бурычлары арасында – балалар һәм яшүсмерләр өчен популяр әдәби әсәрләр иҗат итү;

балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру;

заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү;

яңа талантлы авторларны ачыклау.

Түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде:

I урын – "Алар безнең эзлиләр” повесте - Сафин Факил Миңнехәмит улы (псевдонимы-Таң Гатар);

II урын – хикәя «Һәрнәрсәнең җае бар " – Сафина Лилия Хатыйб кызы (псевдонимы-Зөләйха);

III урын – «Аҗдаһалар өчен мәктәп» хикәясе – -Шиһабетдинова Алина Рәмис кызы (псевдонимы-Гали).

 

Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре:

 

I урын – «Тукай ярлыкагыл» пьесасы – Батталова Гөлүсә Рәшит кызы (псевдонимы-Сөткә төшкән тычкан) ;

II урын – «Тычкан баласы Чинар» пьесасы – Корбанова Гөлнур Равил кызы (псевдонимы-Шимбә);

 

«Хаталы хатлар» пьесасының III урыны – Сафин Раил Рафаэль улы (псевдонимы-Дүңгеләк).

Иң яхшы балалар шигыре (шигырьләр циклы яки поэма):

I урын – «Яшел куян " поэмасы – Сираева Лилия Фәис кызы (псевдонимы - Асыл Артышев);

II урын – “Арба" поэмасы – Батталова Гөлүсә Рәшит кызы (псевдонимы - тракторчы Мөбәр);

III урын шигырьләр циклы – Шакирова Резеда Флүр кызы.

 

“Әкият” жанрындагы иң яхшы әдәби әсәр:

I урын – «Бабай малай хикмәтләре" – Ибраһимов Хәбир Кәбир улы (псевдонимы-Тылсым);

II урын – «Сазлык иясе» – Кәбиров Марат Риф улы (псевдонимы - Егет Бабай);

III урын «Тимерхан сәяхәте» – Нуриева Гөлназ Рәфис кызы (псевдонимы-Тимерхан дусты.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез. Кадерле дуслар, җиңүчеләр арасында якташларыбыз булу аеруча сөенечле. Ә шагыйрә Резеда Шакирова “Чаткылар” белән даими иҗади дуслыкта. Гәзитебезне укучылар аның тылсымлы иҗаты белән таныш.

 

Фото: Минкульт. ТР сайты.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас