Бу атнада республика өчен мөһим вакыйгаларның берсе – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә узды. Аның барышында Радий Хәбиров 60 сорауга җавап бирде. Быел Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтәгә 9,6 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Кешеләрне иң борчыган һәм кызыксындырган темалар – юллар, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәгариф. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, барлык сораулар һәм мөрәҗәгатьләр эшкә алыначак.
Бүген бик сак һәм сизгер булырга кирәк. Соңгы вакытта пилотсыз очу аппаратлары хәвефе ешайды. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы үз фикерен җиткерде:
– Без террорчылык һөҗүмнәренең системалы объектына әвереләбез. Һөҗүмнәр ешрая. Әмма без аларга каршы тора беләбез. Пилотсыз хәвеф игълан ителгәндә барыбыз да интернетсыз, кәрәзле элемтәсез калабыз. Бу кыенлыклар тудыра, ләкин моңа ияләшергә кирәк. Һәм шуны аңларга кирәк, МХО – кайдадыр ерактагы нәрсә түгел. Ул – монда да, без дә – бу вакыйгаларда катнашучылар.
Әлбәттә, махсус хәрби операция тормышка үз үзгәрешләрен кертә.
– Киләсе 2026 ел безнең мөмкинлекләр ягыннан республика өчен иң начар ел булачак, чөнки яңа елга бюджет дефициты белән керәбез. Аңлашыла, кайсыбер эшләр кичектереләчәк. Бүген барыбыз өчен дә төп бурыч – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Ул республика дәрәҗәсендәге зур карарда да һәм кечкенә авылда маскетчелтәрләр ясауда да чагыла. Шунысы катлаулы: быел МХОга ярдәм чараларына 26 миллиард бүлдек тә инде, ә безгә 32 миллиард кирәк. Безнең мөмкинлекләр һәм таләпләр арасында аерма барлыкка килә. Дөресен әйтергә кирәк, без МХОдан яраланып чыгачакбыз. Әмма Русия мондый сугышлардан бер генә чыкмады һәм ул яраларны тиз төзәтә белә. Ләкин күп эшләргә кирәк булачак.
Бюджет кытлыгы аркасында алдагы ел юлларны ремонтлау өчен дә авыр булачак. Шуңа карамастан, зарлар күп булган һәм М-12 төзелеше вакытында зыян күргән юлларны ремонтлау күзаллана. Алар штрафлар исәбеннән дә ремонтланачак.
– Юлларда күп камералар урнаштырганыбыз өчен безне еш тәнкыйтьлиләр. Моны юлларда тәртип булсын өчен эшләдек. Югыйсә, очалар бит, үләләр. Безнең республика юлларда һәлак булучылар саны буенча һәрвакыт кызыл зонада булды. Хәзер бу хәлне азмы-күпме “тезгенләдек”, әмма хокук бозулар күп әле. Штрафлар, ә бу өч миллиард сум тирәсе, юл фондына бара. Безнең кешеләрне штрафлар белән җәфалау максаты юк. Яхшы йөрегез, һәм штрафлар булмаячак.
Радий Хәбиров әйтүенчә юлларның торышына йөк машиналары зур зыян сала.
– Республикада 11 авырлык контроле станциясе эшли, шулай ук күчмә станцияләрне дә кулланачакбыз. Артык йөк өчен штрафлар зур, миллиард сумга җитә. Бу акчаларның барысы да республикага юлларын ремонтлауга кайтарыла.
Ремонтлау дигәннән, Дәүләт циркын 2026 елда реконструкцияли башларга мөмкиннәр.
– Циркка акча – федераль финанслау, аны 2026-28 елларда бүлү күздә тотыла. Хәтерлисездер, цирк проблемасы белән Президентка мөрәҗәгать иткән идем. Шуңа безнең ышанычлы нигезебез бар. Безнең алда торган икенче бурыч – Рус драма театрын ремонтлау. Бу шулай ук федераль финанслау темасы, анда сумма шактый зур – бер ярым-ике миллиард сумга җитә.
Ә менә ремонт эшләре башланган Салават Юлаев һәйкәленә карата сораулар да, борчылулар да күп. Билгеле булуынча, бүгенге көндә һәйкәлнең детальләре – махсус цехта. Ул Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан. Белгечләр эшкә керешкән дә инде. Реставраторлар Михаил Татарников белән Андрей Смирнов, Туры элемтәгә чыгып, ремонт эшләре ничек барачагын аңлаттылар. Һәйкәл 2027 елның октябрендә кире үз урына кайтачак.
– Бездә Салават Юлаевка һәйкәлне урыныннан алырга һәм ремонтларга кирәк дигән проект, план, акча һәм консенсус бар. Бу эшнең башлануы бик яхшы! – диде төбәк җитәкчесе.
“Әр-Рәхим” мәчетенә кагылышлы сораулар һәрдаим бирелеп килә. Радий Фәрит улы сүзләренчә, быел башланган фасад эшләрен 2026 елда тәмамлау планлаштырыла.
– Минем вәкаләтләр срогы 2029 елда тәмамлана. Әлбәттә, мәчетне төзеп бетерергә телим. Әмма бу финанс мәсьәләсенә бәйле. Әгәр миннән бюджеттан тыш булган 48 миллион сум акчаны егетләребез өчен FPV дроннар алуга җибәрергәме яки мәчет төзүгәме дип сорасалар, мин, әлбәттә, беренчесен сайлаячакмын һәм Аллаһы Тәгалә мине хуплар дип ышанам. Мин кешеләрнең тормышын сайлыйм, – диде ул.
Махсус хәрби операциягә бәйле сораулар күп булды.
– “Башкортстан Геройлары” кадрлар программасы махсус хәрби операция узган һәм тиешле сыйфатларга ия булганнарны дәүләт хезмәтенә чакыруга юнәлтелгән, – диде төбәк җитәкчесе. – Безгә дәүләт хезмәтенә үз илен яратучы тәвәккәл, акыллы патриотлар кирәк. Кеше бу сыйфатларга ия булырга, ләкин компетенцияләре булмаска мөмкин, шуңа без бу компетенцияләрне бирәчәкбез. Бездә МХОдан 2700 кеше кайтты, 700 кеше – инвалидлык белән. 2000 кеше эшкә урнаштырылган да инде. Ә МХО тәмамлангач, унар мең кайтачак.
Эш дигәннән, вахтачылар турындагы сорауга Радий Хәбиров болай диде:
– Бездә, бигрәк тә авылларда, вахтага бары тик эш булмау сәбәпле генә йөриләр дигән фикер таралган. Монда дөреслек өлеше бар. Әмма бездә югары класслы белгечләр кирәк булган УМПО кебек эре предприятиеләр дә бар. Ләкин Себерне дә үзләштерергә кирәк. Дәүләт моны яхшы аңлый һәм анда югарырак хезмәт хаклары тәкъдим итә. Кешеләр хезмәт хакыннан чыгып хәл итә, ә без әлегә андый акча тәкъдим итә алмыйбыз. Кеше күбрәк акча эшли ала икән – бу яхшы. Мисал өчен, бездә шәхси торак төзелеше актив үсеш ала, монда туган җирендә йорт салган вахтачыларның өлеше дә бар.
Колледжлар турында:
– Без колледжларны ябудан ерак, бу – республика казанышы. Кайсыбер шәһәрләрдә берничә көллиятне бер уку комплексына берләштерү күздә тотыла. Бу – көчләрне туплау, административ чыгымнарны кыскарту. Бюджетның һәр сумы нәтиҗәле булырга тиеш.
Премьер-министр Андрей Назаровның отставкага китүе турындагы имеш-мимешләр турында:
– Кемнедер отставкага озату – Бу Русия яки Башкортстанның йоласы. Ул бик нәтиҗәле эшли, аның эш итү иреге зур һәм ул катлаулы проектлар белән шөгыльләнә. Мин аның эшләвеннән ризамын.
Русия бакыр компаниясе турында:
– Без кешеләрнең борчылуларын җайлый һәм аларны республикадагы хәлне тотрыксызландыру бурычы куелган кешеләрдән саклый алдык. Хәзер компания яткылык күләмнәренә кагылышлы раслау алачак һәм киләсе этапка – эшкәртү өчен территориягә керүгә керешәчәк. Эш безнең контроль астында барачак, елга-күлләрнең пычрануына юл куелмаячак, һәм Русия бакыр компаниясе Кырктытау территориясенә кермәячәк.
“Башспирт”ны сату турында:
– Милекне сату факты үзе – нормаль процесс, әмма сез бит үзегезгә кирәк һәм табыш бирә торган әйберне сатмыйсыз. “Башспирт”ны берничә ел элек сату кызыклы булыр иде, ул чакта аның турында банкротлыкка китеп бара дигән сүзләр булды, ә хәзер ул – каты алкоголь җитештерүчеләр бишлегендә һәм быел сатуларны арттырган бердәнбер эре предприятие. Аны сату кирәклеген күрмим, чөнки ул табыш китерә башлады.
Радий Хәбиров үзенә карата фейклар турында:
– Фейклар һәм ялган хәбәр таратулар – безнең тормышның һәм мәгълүмати сугышның бер өлеше. Безгә аларга каршы да сугышырга кирәк, чөнки бүгенге заман сугышы – мускуллар түгел, ә акыл алышы.
Кланнар хакында:
– Мин бернинди кланга да карамыйм, мин илнең Президентына һәм республика халкына хезмәт итәм. Бу миңа тыныч эшләргә мөмкинлек бирә. Әгәр проблемалар килеп чыкса, мин Президентка шалтыратам.
Остазлары турында:
– Тормышта минем өчен фикере кадерле кешеләр бар иде. Табиб Вил Тимербулатов, язучы Михаил Чванов, Мостай Кәрим белән мөнәсәбәтләрем җылы булды. Миңа Сергей Собянинның ничек эшләве бик кызыклы. Мин аңардан өйрәнәм һәм, карагыз, Мәскәү нинди матур!
Алай да Радий Хәбиров вәкаләтләре тәмамланганнан соң Уфада яшәргә җыенуы һәм үзенә фатир каравын да әйтте.
– Моны гаилә хәле белән дә бәйләргә кирәк: безнең ике кечкенә балабыз бар, берсе – мәктәптә, икенчесе бакчага йөри, – диде ул.
Әйткәндәй, балалар да Туры элемтәдән читтә калмады. Уфа шәһәреннән 5 яшьлек Солтанморат Гыйззәтуллин кайчан башкорт телендә мультиклар күрсәтә башлаячаклар дип сорады. Радий Хәбиров алар әле үк бар дип җаваплады. Ул зирәк малайга, аның портретын рәссам-карикатурчы Камил Бузыкаевтан ясатып, Яңа елга бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Радий Хәбиров Туры элемтәдә Башкортстан халкына рәхмәт әйтте:
– Республика халкына рәхмәт белдерәсем килә. Ничек кенә парадоксаль булмасын, әмма сораулар күбрәк булган саен – яхшырак. Бу кешеләрнең ышануы һәм проблемаларны хәл итү юлларын эзләве турында сөйли.