Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2025, 10:48

Ә син салым түләдеңме?

Салым турындагы мәгълүматны алырга һәм салымнарны уңайлы итеп түләргә мөмкин.

Ә син салым түләдеңме?
Ә син салым түләдеңме?

Салым турындагы мәгълүматны алырга һәм салымнарны уңайлы итеп түләргә мөмкин.Моның өчен Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта һәм «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасын кулланырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсендә.

Шәхси кабинетка дәүләт хезмәтләре порталы кулланучысының хисап язмасы ярдәмендә керергә мөмкин. Шулай ук МФЦга яки теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә һәм шәхси кабинетка керү өчен теркәү картасын алырга була. Үзең белән шәхесеңне раслаучы документ булырга тиеш. Алдан тиешле функцияне булдырып, салым хәбәрнамәләрен алырга һәм салымнарны дәүләт хезмәтләре порталында да түләргә мөмкин, . Моны ничек эшләргә икәнен Федераль салым хезмәте сайтының «Дәүләт хезмәтләрендә салым белдерүләре» промостраницасында белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда салым агентлары тотып калмаган милек салымнарын һәм физик затлар керемнәренә салымны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас