Башкортстан Башлыгы исеменә котлаулар килде.
Русия Президенты Владимир Путин, ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы исеменә котлау юллады. Анда болай диелә:: Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Русия һәрвакыт гражданлык теләктәшлеге традицияләре һәм зур, иҗади идеяләр тирәсендә бердәмлек, Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына көчле булды. Һәм бүген Халыклар бердәмлеген саклау – безнең какшамас ориентирыбыз, илнең ышанычлы үсешенә, аның иминлеген ныгытуга, масштаблы гомуммилли бурычларны уңышлы хәл итүгә ышанычлы нигез. Сезгә ныклы сәламәтлек, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын һәм иң яхшы уңышлар телим.
Владимир Путин
Котлауны Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин юллады. Анда болай диелә:
Хөрмәтле Радий Фәритович!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
4 ноябрьдә без 1612 елда җиңү яулаган, болганчык вакытка чик куйган, Ватанның бәйсезлеген саклап калган, Русия дәүләтчелеген ныгытуга өлеш керткән кешеләргә, каһарманнарга хөрмәт күрсәтәбез.. Бүген дә күп гасырлык патриотизм, гражданлык җаваплылыгы, Ватанга мәхәббәт традицияләре илебез халыкларын уртак максатлар һәм бурычлар тирәсенә берләштерә, Тышкы хәвефләргә каршы торырга ярдәм итә, Русия үсешенең һәм иминлегенең нигезе булып тора. Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм эшегездә иң
яхшы уңышлар телим.
Михаил Мишустин
***
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан Котлау килде.
Анда болай диелә:
Хөрмәтле Радий Фәритович!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Халкыбызның бердәмлеге – ата-бабаларыбыз традицияләре, үзара ярдәмләшү, патриотлык һәм көчле дәүләт. Һәм бүген без барыбыз да-Ватанны саклаучылар һәм Россиянең һәр төбәге гражданнары-тынычлык һәм Җиңү өчен берләштек. Бергәләп без ата-бабаларга лаеклы булачакбыз һәм балаларыбызның ныклы киләчәген тәэмин итәчәкбез.
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм Ватан иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт телим!
Игорь Комаров