Көнүзәк
26 октябрь 2025, 15:45

Башкортстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә

Октябрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак. Ә аннары халкын өч көнлек ял һәм хезмәт атнасы көтә.

Башкортстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтәБашкортстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә
Башкортстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә

Киләсе атнада гражданнар алты көн эшләячәк — 27 октябрьдән алып 1 ноябрьгә кадәр. Мондый график Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, ял көннәрен шимбәдән, 1 ноябрьдән — дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле.

Ноябрь башында республика халкын бик нык кыска, өч көнлек эш атнасы да көтә. 3 һәм 4 ноябрьдә (дүшәмбе һәм сишәмбе) ял итәчәкбез, ә 5-7 ноябрьдә (чәршәмбедән җомгага кадәр) эшләргә туры киләчәк. 4 ноябрьдә исә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә өстәмә ял көне 3 ноябрьдә 1 ноябрь (шимбә) күчерелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкортстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә
Башкортстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас