

Әтиләр көне бәйрәме алдыннан “Башкортстан Ирләре советы”ның әтиләре һәм уллары Уфада очраштылар. Чара иҗтимагый оешма инициативасы белән узды. Ул республиканың төрле почмакларыннан килгән әтиләрне һәм улларны берләштерде.
Әтиләр һәм уллар тәү чиратта Салават Юлаев проспектында экологик акциядә катнашты. Биредә Әтиләр аллеясына нигез салынды. Бу игелекле эш Совет әгъзалары өчен традициягә әверелде дияргә була. Әйтик, узган ел әтиләр уллары белән Аслыкүл янында ылыслы үсентеләр утырттылар һәм зур өмә үткәрделәр.
Агач утыртканнан соң, уктан ату буенча ярышлар башланды. М.Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясенең ярышлар үткәрү өчен җиһазландырылган залында командалар иң көчлеләр исеме өчен көрәште, шулай ук шәхси беренчелек уйнатылды. Ярышларның баш хөкемдары Раян Миһранов булды, ул бәйрәмгә Белорет районыннан улы белән махсус килгән.
“Башкортстанның Ирләр советы” җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров әйтүенчә, мондый очрашуларның кыйммәте беренче карашка күренгәннән күпкә тирәнрәк.
“Эш – агач утыртудан да бигрәк, әтиләр һәм балаларның ялын бергә үткәрүдә. Моннан тыш, әтиләр һәм балалар фикердәшләре – уллары белән килгән шундый ук ата-аналар – белән аралаша. Биредә алар бер-берсе белән танышалар, ирләр арасында ихлас дуслык башлана, ул киләчәктә үзара ярдәмләшүгә нигез сала”, – диде Зариф Закир улы.
Гимназия директоры Азат Акманов мондый чаралар нәтиҗәсендә мәктәп үзенең традицион кыйммәтләрне саклаучы статусын раслый, дип билгеләде.
“Шәхесне мәктәп программасы гына түгел, ә иҗтимагый оешмалар инициативасы белән уздырылучы сыйныфтан тыш чаралар да тәрбияли. Без үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер”, – дип өстәде Азат Азамат улы.
Дусларча очрашу кыр кухнясыннан төшке аш һәм рәсми булмаган аралашу белән тәмамланды. Әтиләр һәм уллар җылы, гаилә мохитендә үзләренең тәэссоратлары белән уртаклаштылар, киләчәккә уртак чаралар турында фикер алыштылар. Ноябрь азагында – Әниләр көненә, декабрьдә күп балалы гаиләләргә багышланган бәйрәмнәрдә очрашырга килештеләр.