

Бу якшәмбе әтиләрне котларга онытмагыз. Чөнки Русиядә октябрьнең өченче якшәмбесе – Әтиләр көне.
Безнең илдә яңарак кына билгеләнә башлаган әлеге бәйрәмнең дөньякүләм тарихы АКШта башланган. 1909 елда Вашингтон штатында яшәүче Сонора Додд чиркәүдә Әниләр көненә багышланган вәгазь тыңлый. Шулчак аның башына “ә ни өчен әтиләр көне юк” дигән уй килә. Аның әтисе Уильям Смарт, хатыны бала тапканда үлгәннән соң, алты сабыен ялгызы тәрбияләгән була. Сонора урындагы хакимияткә үзенең идеясен тәкъдим итә. Аны хуплыйлар һәм 1910 елда туган шәһәрендә беренче тапкыр Әтиләр көне уза. Әмма ул 1972 елда гына рәсми төс ала.
Әлеге традиция җайлап бөтен дөньяга тарала. АКШ, Канада, Япония, Кытай, Бөекбритания, Франция, Төркия, Һиндстан һәм башка күп илләрдә Әтиләр көне июньнең өченче якшәмбесендә билгеләнә. Испания, Италия, Португалиядә – 19 мартта. Дания, Көньяк Кореяда – май башында. Австралия, Яңа Зеландиядә – сентябрьнең беренче якшәмбесендә.
Русиядә Әтиләр көне беренче тапкыр 2002 елда Череповецта билгеләнде, ә 2004 елда Ульяновск өлкәсендә рәсми статус алды. Һәм 2021 елда гына ил күләмендәге бәйрәмгә әверелде. Инициативаны Дәүләт Думасында хупладылар һәм Президент тиешле указга кул куйды. Шулай итеп, ил әтиләренең календарьда законлы көне барлыкка килде. Русия –Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләүче бердәнбер ил.
Бәйрәмнең максаты – әтиләрнең абруен күтәрү, бала тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда аларның роленең мөһимлеген ассызыклау.
Һәр бала өчен әти – ул таяныч, кыюлык һәм ярдәм үрнәге. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Әмма, ни кызганыч, бүген гаиләләрен ташлап чыгып китән, балаларын бар дип тә белмәгән ирләрнең саны да аз түгел. Икенчедән, тормыш дилбегәсе әкренләп хатын-кыз кулына күчә барганда, кайсыбер гаиләләрдә әти абруе юк дәрәҗәсенә төшә. Акча артыннан Себергә, ерак шәһәргә эшкә китеп, ярты еллап гаиләсен күрмәгән ир кеше баласына нинди тәрбия бирә алсын? Шуңа бәйле еш кына йомшак характерлы, “үзәге” булмаган малайлар, ирләрен санга сукмаган кызлар үсеп җитә. “Чын ирләр калмады инде” дигән кызгану катыш көлемсерәп әйтелгән сүзләрне ешрак ишетергә туры килә. Бу проблеманың сәбәпләрен ачыклый башласаң, бик озак сүз куертырга булыр иде. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип юкка гына әйтмиләр. Бүген никахлар таркалу, ятимнәр саны арту да еш кына гаиләдәге тәрбиягә бәйле. Ә бит без бәләкәй чакта “атагызга әйтәм” дигән сүзләр генә дә зур тәрбиягә ия иде.
Бүген янә аталарның абруен күтәрү турында сөйлиләр. Гаиләсенә – терәк, баласына – үрнәк, ил алдында абруйлы ир-атларны күрсәтергә тырышалар.
“Иң яхшы тәрбия – шәхси үрнәк. Балаларны тәрбияләүдә үз үрнәгеңнән дә мөһимрәк нәрсә юк. Үз хезмәтең, үз-үзеңне тотышың белән күпмедер вакыттан соң балаңның нинди булачагын формалаштырасың. Үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сәгатьләр буе лекция укырга мөмкин, ләкин әгәр син башкача эшлисең икән – берни дә барып чыкмаячак. Бала гаиләдә булган мөнәсәбәтләр нигезендә яши”, – дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Отцовская доблесть” медален тапшыру тантаналарының берсендә.
Әйткәндәй, әлеге медаль Башкортстанда илдә беренчеләрдән булдырылды. Моннан тыш, Башкортстанда әтиләрнең ролен күтәрү өстендә ике оешма эшли, алар – Башкортстанның Ирләр советы “Ирләр коры” һәм Әтиләрнең иҗтимагый советы. Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстанның Ирләр советы рәисе Зариф Байгускаров әйтүенчә, оешманың төп бурычы – балаларын ялгызлары тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү.
Чынлап та, балаларын үзләре генә тәрбияләүче әниләр турында күп сөйлиләр, ә менә ялгыз әтиләр турында бик сөйләп бармыйлар. Ә бит гаилә йөген үзләре генә тартучы ир-атлар аз түгел. 2020-2021нче елгы Бөтенрусия халык санын алу мәгълүматы буенча, Башкортстанда 12385 ялгыз әти саналган.
“Бу проектны эшләтеп җибәргәндә, аны киң колачлыга әйләнер дип, күз алдына да китермәгән идек. Без ялгыз аналарны, тол хатыннарны күрергә күнеккәнбез. Бак дисәң, андый әтиләр дә аз түгел икән, өчәр-дүртәр, хәтта бишәр бала тәрбияләүче ирләр бар. Аларның хатыннары я авырып, кинәт үлеп киткән, я чыгып киткәннәр... Ирләр ярдәм сорарга күнекмәгән, еш кына аннан баш тарталар. Шуңа без аларга үзебез киләбез, балаларга кирәкле әйберләр сатып алабыз”, – ди Зариф Закир улы.
Әтиләр көне, чынлап та, хөкүмәт күзаллаганча, гаилә институтын ныгыту, гаилә традицияләрен искә төшерү көненә әйләнсен иде. Барлык әтиләргә дә сәламәтлек, озак еллар балалары өчен ышанычлы таяныч һәм үрнәк булып калуларын телибез.