

Назаров коллегаларына кунакчыллыклары һәм Башкортстан Республикасы делегациясенең Таҗикстанга рәсми визитын оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
- Башкортостан - Русиянең әйдәп баручы, икътисадый яктан көчле һәм динамик рәвештә үсүче төбәкләренең берсе. Европа белән Азия тоташкан урында урнашуы республикабызны бөтен Евразиянең су, тимер юл, торба үткәргеч һәм автомобиль магистральләре өчен мөһим сәүдә чаты итә. Шуңа күрә без партнерларыбыз белән нәтиҗәле экспорт-логистика инфраструктурасын булдыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Ышанам ки, мондый проектлар Таҗикстан бизнес-җәмәгатьчелегендә дә кирәк булачак, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры үзенең сәламләү чыгышында.
Аннары яклар Дүшәнбе шәһәрендә «коргохи машинасози»дәүләт унитар предприятиесе базасында индустриаль парк булдыру буенча уртак эш турында фикер алыштылар. 2025 елның мартында Таҗикстан Республикасы һәм Русия Федерациясе хөкүмәтләре индустриаль парк булдыру турында килешү төзеделәр. РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен «Башкортостан Республикасын үстерү корпорациясе» АҖ дә җәлеп итте.
Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.