

Республика басуларында урып-җыю дәвам итә. Быел һава торышы уңай гына тормагач, эшләр бераз тоткарлана.
Алай да атна башына, 900 мең гектар мәйдандагы бөртекле һәм кузаклы культуралар чаптырылып, 2,6 миллион тоннадан артык ашлык җыелган иде. Уртача уңдырышлылык – гектардан 29 центнер, диде Хөкүмәт киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Шикәр чөгендере мәйданнарының 22 проценттан артыгы җыелган, бу – 10 мең гектар тирәсе. 418 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңдырышлылык – гектардан 426 центнер.
Шулай ук рапс, горчица, җитен, соя кебек майлы культураларны җыю да дәвам итә. Алар 60 мең гектарда чаптырылган. 100 мең тоннага якын май орлыгы суктырылган.
Урып-җыю белән беррәттән игенчеләр бүгеннән язгы чәчүгә дә әзерләнә башладылар. Бүген 85 мең тонна бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары язын чәчү өчен салынган. Бу – ният ителгән күләмнең өчтән бере дигән сүз.